25 март көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Иске Казиле мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннары Иске Казиле мәдәният йортына җыелды.
Әлеге кичәдә мәдәнияткә хезмәт иткән ветераннарның да, бүген авыл халкын рухи азык белән тәэмин итүче мәдәният хезмәткәрләренең дә исемнәре бердәй аталды, алар адресына тәбрик сүзләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләрен авыл җирлеге башлыгы Илдус...
25 март көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Иске Казиле мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннары Иске Казиле мәдәният йортына җыелды.
Әлеге кичәдә мәдәнияткә хезмәт иткән ветераннарның да, бүген авыл халкын рухи азык белән тәэмин итүче мәдәният хезмәткәрләренең дә исемнәре бердәй аталды, алар адресына тәбрик сүзләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләрен авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев тәбрикләде. "Сезнең эшегез халыкны күңелле, файдалы ял итәргә нигезләнгән. Хезмәтегез белән күңелләрне кузгатасыз, "йокыдан уятасыз". Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимистик рух, яңа идеяләр, хезмәтегездә уңышлар телим." - диде ул.
Мәдәният хезмәткәрләренә Минзилә Шәйхетдинова, Фирдания Шәйхетдинова, Талия Яруллина, Гаделҗан Мифтахов, Рәмис Зиннәтуллин, Дамирә Сөләйманова үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Төрле елларда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәт елларын, концерт, спектакльләр куеп йөрүләрен, хатирәләрне яңарттылар. Өлкәннәребезнең моңлы җыр¬лары очрашуны тагын да ямьләндерде.
Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә.
Нет комментариев