Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде
6 апрель көнне район туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде. Чарага Кама Тамагы урта мәктәбенең Галина Митрошина җитәкчелегендә 2 "А" сыйныфы укучылары чакырылган иде. Туган якны өйрәнү музееның баш сакчысы Лилия Гомәрова чара кызыклы үтсен өчен очрашуны КВН формасында алып барды. Укучылар өч: "Лачын", "Чыпчыклар" һәм "Бөркет" командаларына бүленеп,...
6 апрель көнне район туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде.
Чарага Кама Тамагы урта мәктәбенең Галина Митрошина җитәкчелегендә 2 "А" сыйныфы укучылары чакырылган иде. Туган якны өйрәнү музееның баш сакчысы Лилия Гомәрова чара кызыклы үтсен өчен очрашуны КВН формасында алып барды. Укучылар өч: "Лачын", "Чыпчыклар" һәм "Бөркет" командаларына бүленеп, төрле конкурсларда көч сынашты. КВН барышында кошлар, аларның файдасы хакында күп мәгълүат алдылар. Кышын безнең якларда калучы кошларны атадылар. Җырлар һәм шигырьләр башкардылар. Һәр командага мактау кәгазьләре бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев