Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кичә Кама Тамагы районында комбайннарны кабул итү булып узды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ак Барс холдинг, Гостехнадзор вәкилләреннән төзелгән комиссия "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Олы Бортас һәм Сөйки бүлекчәләрендә, "Олы Кариле" ААҖда булды.
-
“Кама Тамагы” АХПның Яңасала бүлекчәсенә керүче Шәпкә фермасында
Бинага кергәндә игътибарны биредәге чисталык һәм тәртип җәлеп итә. "Бу һәр җомгада уздырылучы санитар көннәр нәтиҗәсе",- ди учетчик Равия Гомәрова. - Без яшь үрчемне һәм бозаулаганнан соң сыерларны карауда барлык таләпләрне үтибез". Шәпкә фермасында барлыгы 196 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 115е бозаулар (43е февраль-мартта алынган). "Яшь үрчем арасында...
-
Кама Тамагы авылларына инновацияләр
3 мартта районда РФ һәм ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгын консультацияләү һәм кадрларны кабат әзерләү Федераль үзәге белгечләре агросәнәгать комплексында инновацияләр өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.
-
Кама Тамагы районы Олы Салтык фермасында Рәхилә һәм Рәшит Талиповлар пенсиядә дә хезмәт куюларын дәвам итәләр
Алар яшь үрчем терлекләрен симертү белән шөгыльләнә. - Бүген абзарда 6 айга кадәрге 30 баш яшь үрчем асрыйбыз, - ди Рәшит Вәли улы. - Гыйнварда терлек саны кимемәде, терлекләрдән артым алу буенча нәтиҗәләр яхшы. Без тормыш иптәшем белән терлекләрне бөтен таләпләргә туры китереп ашатырга һәм асрарга тырышабыз.
-
Кама Тамагы районы Олы Салтыкта савым сыерлары асралучы фермада Әлфия Яруллина, Гөлсинә Садыйкова һәм Рәмзия Талипова хезмәт куя
Аларга лаборант Рифа Нәбиуллина булыша. Сыер савучылар барысы да терлекчелектә 30 елдан артык эшлиләр. Тәҗрибәлеләр, шуңа күрә аларга иң авыр һәм җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. Группадагы малларны көнгә өч тапкыр саварга һәм яхшылап ашатырга кирәк. Алар группасында бер сыердан иң азы 10, иң күбе 25 литр сөт савыла.
-
Кама Тамагында терлекчеләр атна саен тәҗрибә уртаклаша
Һәр шимбә "Кама Тамагы"АХПда төрле бүлекчәләрнең терлекчелек комплексы базасында җитәкчеләр өчен семинарлар уза. Чираттагы семинар Олы Салтыкта 20 февральдә үтте. Очрашуда катнашучылар терлекчелек биналарын карадылар һәм бөртекле культураларның элиталы орлыклары сакланучы ындыр табагында булдылар. АХП генераль директоры Рамил Каюмов бүлекчәләр алдында терлекләрне дөрес тукландыру һәм аларның баш санын саклау бурычын...
-
Илгизәр Харисов “Кама Тамагы” АХПның берьюлы өч терлекчелек бүлекчәсендә – Олы Бортас, Көрәле һәм Тәмтедә участок мал табибы булып эшли
Илгизәр Харисов (рәсемдә) авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт куя. Бүген ул "Кама Тамагы" АХПның берьюлы өч терлекчелек бүлекчәсендә - Олы Бортас, Көрәле һәм Тәмтедә участок мал табибы булып эшли. Эшләү дәверендә ике тапкыр Казан ветеринария Академиясенең махсус курсларында белемен арттырган. - Узган елның көзендә мин үз бүлекчәбезгә Илгизәр Әхмәтхан улын...
-
Кама Тамагында язга әзерләнәләр
Олы Бортаста культиваторлар һәм тырмалар ремонтлау тәмамланды. Механизаторлар чәчкечләр ремонтлауга кереште. Ремонттан тыш, эшчеләр биналарда тәртип, чисталык саклыйлар. Бүлекчәдә моны өлкән инженер Рафис Мифтахов һәм мастерской мөдире Хәйдәр Нуруллин контрольдә тота. Рафис институт тәмамлап, 5 ел Ленин исемендәге ОООда эшли, ә 2014 елдан Олы Бортаска күчә. Моңа аны авылга кадәр...
-
Танылган тракторчы Илдар Хәмидуллин күптән түгел эшчәнлеген алыштырды, хәзер ул Кама Тамагы Олы Бортаста ферма мөдире
- Бер дигән хезмәткәр, барысын да белә, ферма коллективы эшен тәүлек буе күзәтеп тора. Мин мондый эшчеләр янында бары ярдәмче генә, - ди Олы Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев. Илдар Хәлиулла улы фермада 13 ел эши. Ул терлекләрне ашату, рационны төрләндерү, биналарны каравыллауны контрольдә тота. - Бездә өч каравылчы, берсе...
-
Шимбә көнне “Кама Тамагы” АХПның Олы Бортас бүлекчәсе базасында терлекчелек һәм техника ремонтлау буенча семинар-киңәшмә узды
Анда бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре, җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм район җитәкчеләре катнашты.
-
Кама Тамагы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнә
Сан алу буенча районыбызда узачак эшләр турында статистика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рыжова белән сөйләшәбез. - Зөлфия Нәкыйбовна, районда сан алуга әзерлек һәм аны үткәрү турында сөйләсәгез иде. - Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының 2015 елның 5 августы № 346 карары нигезендә башкарма комитет җитәкчесе Сабирҗанов Алмаз Эдуард улы рәислегендә...
-
Каматамагылылар республиканың 200 яхшы белгече арасында
16 декабрьда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «ТРның иң яхшы агросәнәгать комплексы белгече" грантына бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел республиканың 200 яхшы белгече арасында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре - финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Зөһрә Сафина, кадрлар буенча консультант Люзия Вәлиева, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Камалиев, шулай ук район...
-
Рушан Хөснуллин инде 24 ел ул “Кама Тамагы” АХҖның Олы Карамал бүлекчәсендә механизатор булып эшли
Рушан Хөснуллин трактор рычагы артына беренче тапкыр мәктәптә укыганда утыра, ул елларда мәктәпләрдә бу юнәлеш буенча да эш алып барыла иде. Егет яшьтән техникага тартыла һәм аның бу мавыгуы һөнәр сайлауда ярдәм итә. 1991 елда Рушан Олы Карамал урта мәктәбен тәмамлап, туган "Большевик" колхозына кайта. Аңа "МТЗ-80" тракторы бирәләр. Шуннан...
-
Бүген Кама Тамагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казанда шимбә ярминкәсендә сату итә
Киров районында - Краснококшайский урамы 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Кама Тамагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тәэмин итәчәк.
-
“Кама Тамагы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең тәҗрибәле механизаторы
Мөдәрис Хөсәенов - "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесе Карамал бүлекчәсе комбайнеры, таныклыгы буенча гына түгел, табигать биргән сәләте буенча да киң профильгә ия механизатор. Крестьян гаиләсеннән чыккан, шуңа күрә ул җирдә эшләүнең ни икәнен ишетеп кенә белми. Техниканы яхшы белгәнгә, Мөдәрис теләсә нинди тракторда, теләсә кайсы тагылмалы яки асылмалы авыл...