31 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Подписка башланды
1 февральдән «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасына 2013 елның икенче ярты елына беренче ярты еллык бәяләре буенча язылу башланды. Физик затлар өчен газетага язылу бәясе - 263,34, юридик затлар өчен - 273,36 сум. Телевидение программасы турында Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 1 февральдән атна саен газета белән килә торган кушымтада «Атна вакыйгалары»...
-
«Таныш булыйк!»
Халык арасында полиция участок уполномоченныйлары имиджын арттыру, гражданнарның яшәү урынында социаль алдау һәм хокук тәртибен бозуларны кисәтү эшен активлаштыру максатында районыбызда «Таныш булыйк!» акциясе 28 февральгә кадәр озайтылды. Акция вакытында социаль алдау буенча , бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар биреп, аңлату эше үткәреп, полиция участок уполномоченныйларының визит карточкаларын...
-
Яшәү өчен эш алымы
Узган чәршәмбедә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашында ике гражданнар җыелышы үткәрелде. Узган елдагы эш йомгаклары буенча халык алдында Красновидово һәм Кече Салтык авыл җирлеге башлыклары отчет ясады. Бирегә район хезмәтләре белгечләре дә килде. Алар һәр кешене тыңларга һәм аларга төпле җавап бирергә әзер иде. Красновидово. Биредә халыкның һәрвакыт сораулары...
-
Пособиеләр күләме артты
1 гыйнвардан мәҗбүри социаль иминләү пособиеләре күләме: йөклелекнең иртә срокларында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатыннарга бер тапкыр түләнә торган пособие - 490,79; бала туганда бер тапкыр түләнә торган пособие - 13087,61; беренче баланы караган өчен ай саен түләнә торган пособие - 2453,93; икенче һәм аннан соң туган баланы караган өчен...
-
«Әни, бу нәрсә?»
30 гыйнварда Столяров ис. мәдәният йорты һәм Затон поселок китапханәсе белгечләре «Әни, бу нәрсә?» дип исемләнгән виртуаль зоопарк чарасы белән «Родничок» балалар бакчасында булды. Хайваннар турында кызыклы презентация әзерләнгән иде, балалар юлбарыс, арыслан, бегемот, зебр, пингвиннар һәм башка төр җанварлар, кошлар турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белде. Күңелле табышмакларга җаваплар...
-
Гала-концерт
Чәршәмбе РДКда ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган гала-концерт булды. Әлеге концерт алдыннан барлык җирлекләрдә иҗат отчетлары үткәрелде. ДМШ укытучысы Зинаида Шулаева рәислегендәге жюри йомгаклау концерты өчен иң яхшы номерларны сайлап алды һәм 30 гыйнварда район мәдәният йорты районның иң талантлы үзешчән артистларын җыйды. Программа блокларга бүленгән иде, һәрберсеннән соң мәдәният...
-
Безнекеләр сынатмады
29 гыйнварда "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы 1996-1997, 1998-1999, 2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча шәхси беренчелеккә Буа шәһәрендә оештырылган районара ярышка барды. Монда Буа, Апас һәм Кама Тамагы районы спортчылары көч сынашты. Безнең районнан ярышта Кама тамагы урта мәктәбе, кадет интернат мәктәбе, Рудник урта мәктәбе, Сөйки урта...
-
Бер гаилә булып яшибез
Кама Тамагында мәчет һәм чиркәүнең янәшә урнашуы поселокта яшәүчеләр өчен гадәти күренеш булса, кайткан кешеләрнең, поселокта яшәүчеләрнең бер өлешен һәм туристларны гаҗәпләндерә, кайсындыр сокландыра, кайсындыр уңайсыз хәлдә калдыра, ә кайсыныңдыр ачуын китерә. шунысын әйтергә кирәк, әлеге күршелектә искитәрлек берни дә юк. Ни өчен дип сорарсыз. Республикадагы төп ике дини конфисиянең...
-
Без кышны яратабыз
Шушы көннәрдә "Кояшкай" балалар бакчасында кышкы сәламәтләндерү бәйрәме үткәрелде. Чарага ата-аналар да чакырылган иде. Участокта балалар һәм өлкәннәрне шаян кыш бабай каршы алды. Ул барысын да кышкы урманга сәяхәт итәргә чакырды. Ә урманга керү өчен төрле шартларны үтәргә кирәк иде. Юлны чистартырга, тар сукмактан барырга, күпер аша чыгарга. Кыш бабай...
-
Татар ашлары
Күптән хыялланып йөргән уй ниятемә ирештем бит әле. Без бала чакта авылда (Буа, Тархан, Ульян якларында) дини бәйрәмнәрдә, туй мәҗлесләренә, кадерле кунакларга тары коймагы пешерәләр иде. Мәшәкатьле булуы күңелдә сакланып калса да, аннан да тәмле ризык хәтердә алай уелып калмаган. Балигъ булып, авылдан чыгып киткәч, әллә ни күп тәтемәде ул....
-
Яшьләр авылда кала
Алексей Цыганов берәү дә терлекчелек белән шөгыльләнми торган поселокта үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Тәтеш педагогия училищесында белем ала һәм юллама белән Красновидово мәктәбенә эшкә килә. Анда бер ел эшләгәннән соң өйләнә һәм тренер хезмәт хакының гаиләне туендыру өчен җитмәвен аңлый. Алексей агрофирмага терлекче булып эшкә урнаша. Хезмәт хакы мәктәптәгедән күбрәк...