Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр авылда кала

Алексей Цыганов берәү дә терлекчелек белән шөгыльләнми торган поселокта үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Тәтеш педагогия училищесында белем ала һәм юллама белән Красновидово мәктәбенә эшкә килә. Анда бер ел эшләгәннән соң өйләнә һәм тренер хезмәт хакының гаиләне туендыру өчен җитмәвен аңлый. Алексей агрофирмага терлекче булып эшкә урнаша. Хезмәт хакы мәктәптәгедән күбрәк...

Алексей Цыганов берәү дә терлекчелек белән шөгыльләнми торган поселокта үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Тәтеш педагогия училищесында белем ала һәм юллама белән Красновидово мәктәбенә эшкә килә. Анда бер ел эшләгәннән соң өйләнә һәм тренер хезмәт хакының гаиләне туендыру өчен җитмәвен аңлый.
Алексей агрофирмага терлекче булып эшкә урнаша. Хезмәт хакы мәктәптәгедән күбрәк булса да җитми. Биредә ул мөгезле эре терлек карау буенча тәҗрибә туплый. Нәкъ менә шуннан соң шәхси ярдәмче хуҗалыкта савым сыерлары үрчетергә уйлыйлар. Узган ел Алексей Цыганов үз хуҗалыгын гаилә фермасы буларак терки һәм "Татарстан Республикасында 2012-2014 елларда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә фермасын үстерү" республика программасында катнаша. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 11 савым сыеры, 4 үгез, 2 ат, 12 сарык һәм 40ка якын тавык бар. 1 млн.сум грант алганнан соң ул савым сыерларын 24 башка җиткерергә уйлый. Әмма бүгенге көндә дә сөт җыючыларга көненә 100 литрга якын сөт тапшыра.
-Бүген безне сөтне сатып алу бәяләре канәгатьләндерми. Литрын 11 сумнан тапшырабыз. Ә терлекләр янында көне буе диярлек эшлибез. Хуҗалыкта эш бик күп, ул бер генә минутка да бетеп тормый. Үзебез җитештергән продукцияне сата алмыйбыз, чөнки вакыт җитми. Шуңа күрә ит белән сөтне түбән бәядән сатарга мәҗбүрбез.
Шул кадәр күп сөт савып та аны мәктәпкә яки балалар бакчасына тапшыру мөмкинлеге булмау - фермерларны иң борчыган сорау. Бу учреждениеләрдә кибеттән сатып алынган майсызландырылган сөт, еш кына сөт порошогын файдаланалар икән. Гаилә фермасының торак йортлар янында булуы да проблема тудыра. Чөнки янәшәдә кешеләр яши һәм бу күршеләрнең барысына да ошап бетми.
Февраль аенда Алексей лизинг программасында катнашучы буларак пресслау-җыйдыргыч белән трактор алырга планлаштыра. Шул кадәр терлекне тулы кыйммәтле азык белән тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен фермер туганнарына тиеш булган җир пайларында терлек азыгы үстерергә планлаштыра. Шул вакытта үз техникасы кирәк булачак.
-Сезне фермерлык эшенә кем тартты?
-Сыерлар асрый башлагач ат та алдым. Аның белән сабан туена чыктык һәм анда Олы Кариледәге фермер Мансур Галимҗанов белән таныштым. Ул миңа үз эшеңне үстерү өчен гаилә фермасын рәсмиләштереп, программада катнашу мөмкинлеге барлыгын әйтте. Әлбәттә, шунда ук барысы да килеп чыкмады. Документларны бер ел диярлек җыйдым, берничә тапкыр үзгәртергә туры килде. Шулай да вакыт һәм акчамны бушка тотканмын дип уйламыйм. Әгәр грант алсам ферманы киңәйтеп сыерларны 24 башка җиткерәчәкмен. Минемчә, иң мөһиме үзең җитештергән авыл хуҗалыгы продуктларын лаеклы бәядән сату. Шул вакытта гына безнең хезмәт файдалы гына түгел, абруйлы да булачак.
Бу урамның икенче башында Алексей Цыгановның дусты һәм адашы Алексей Караков яши. Ул әлегә шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә. Узган ел кредит алып терлекләр сатып алган. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 5 савым сыеры, 2 ат, 2 бозау бар. Бәлки дустының үрнәгендә ул да гаилә фермасы төзергә уйлар, чөнки ул кечкенәдән терлекләр карап үскән. Бу эшнең барлык нечкәлекләрен дә яхшы белә. Иң мөһиме эшкә теләк булу.
Рәсемдә: сулдан фермер Алексей Цыганов улы Рома белән, уңда Алексей Караков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев