Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар ашлары

Күптән хыялланып йөргән уй ниятемә ирештем бит әле. Без бала чакта авылда (Буа, Тархан, Ульян якларында) дини бәйрәмнәрдә, туй мәҗлесләренә, кадерле кунакларга тары коймагы пешерәләр иде. Мәшәкатьле булуы күңелдә сакланып калса да, аннан да тәмле ризык хәтердә алай уелып калмаган. Балигъ булып, авылдан чыгып киткәч, әллә ни күп тәтемәде ул....

Күптән хыялланып йөргән уй ниятемә ирештем бит әле. Без бала чакта авылда (Буа, Тархан, Ульян якларында) дини бәйрәмнәрдә, туй мәҗлесләренә, кадерле кунакларга тары коймагы пешерәләр иде. Мәшәкатьле булуы күңелдә сакланып калса да, аннан да тәмле ризык хәтердә алай уелып калмаган. Балигъ булып, авылдан чыгып киткәч, әллә ни күп тәтемәде ул. Шулай итеп, бу якларга килеп чыккач, мин аны күпләрдән сорашып карадым, тик аны пешерү тәртибен берәү дә әйтә алмады. Күрәсең, пешермәгәннәр дигән нәтиҗә ясый идем. Әнкәй дә, аның яшьтәшләре дә мәрхүм. Яшьләр белми, сорар кеше юк. Кыскасы, онытылып торды ул. Ниһаять, узган ел ахырында тары коймагы пешереп ашау бәхетенә ирештем. Хәер, киңәш-табыш журналыннан ("1000 советов") карап тары боткасыннан ясап пешергәләгән бар иде. Анысы бөтенләй башка. Ә менә тары оныннан чын коймак ашап карасагыз иде.....мммм.... Сезгә дә хәтердә яңартылганын тәкъдим итим әле.
Тары ярмасын әчесе беткәнче башта кайнар су белән, аннары аны әнкәй Зөягә алып төшеп чистартканчы салкын су белән юып, өйдә бераз кәкшетә (киптерә) иде. Шуннан без аны зур киледә (ул да әле һәркемдә юк, кешедән-кешегә йөри) чиратлашып төя идек. Агач килсабы авыр ул, оны да тиз генә ясалмый, ярмасы 1 чиләк бит, төйгән ярманы иләк аша үткәргәннән соң берничә кат килегә салып тәмам беткәнчегә кадәр төясе. Юып, кипшенгән ярманың беразын алып каласы. Анысы казанга салып сөт белән үрәсен пешерү өчен кирәк. Үрәне савытка сосып алып, бераз әзер онын кушып, кайнар килеш төреп куясы. Бу тары төчетү дип атала. Җылымса хәлгә калгач, чүпрә, йомырка, тоз, сөт-он өстәп әчетергә куясы. Әзер камырны төшермәскә тырышып, ягъни болгатмыйча гына эретелгән ак майда зур мичтә табада пешерәсе, табынга майлап кайнар килеш бирелә иде. Ул кештердәп тора.
Хәзер алай мәшәкатьле түгел инде. Оны сатуга чыккан. Миңа авылдагы сеңлем базардан сатып алып күчтәнәч итеп биреп җибәрде. Шуның белән яшьлектәге хатирәләрне искә төшереп, ниһаять, тәмле, витаминга бай тары коймагыннан авыз иттек. Әзерләү тәртибе, бераз үзгәртелеп пакет тышына язылган, гәрчә зур мичләрдә ут, агач күмер кызуында әйләндермичә генә пешерелгәне булмаса да...
Туклыклы да, тиз дә үзләштерелә. Тәмле булсын!
P.S. Республика газеталарының берсендә кайсыдыр районда тары коймагы бәйрәме үткәрүләре турында да язылган иде. Тикмәгә түгелдер ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев