Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гала-концерт

Чәршәмбе РДКда ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган гала-концерт булды. Әлеге концерт алдыннан барлык җирлекләрдә иҗат отчетлары үткәрелде. ДМШ укытучысы Зинаида Шулаева рәислегендәге жюри йомгаклау концерты өчен иң яхшы номерларны сайлап алды һәм 30 гыйнварда район мәдәният йорты районның иң талантлы үзешчән артистларын җыйды. Программа блокларга бүленгән иде, һәрберсеннән соң мәдәният...

Чәршәмбе РДКда ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган гала-концерт булды.
Әлеге концерт алдыннан барлык җирлекләрдә иҗат отчетлары үткәрелде. ДМШ укытучысы Зинаида Шулаева рәислегендәге жюри йомгаклау концерты өчен иң яхшы номерларны сайлап алды һәм 30 гыйнварда район мәдәният йорты районның иң талантлы үзешчән артистларын җыйды. Программа блокларга бүленгән иде, һәрберсеннән соң мәдәният бүлек җитәкчесе Марина Петрухина финалистларга мактау грамоталары һәм призлар тапшырды. Сәхнә аксакаллары - тальянчы Разыя Хәсәнова һәм Гаделҗан Газиев (рәсемдә), "Сударушка", "Калейдоскоп" ансамбльләре, гаилә дуэтлары, Келәнчедән халык уен кораллары ансамбле, Тәмте, Красновидово, Куйбышев затон, Кама Тамагы хор коллективлары, Татьяна Демидова һәм Рафаэль Гыйльванов җитәкчелегендәге бию коллективлары тамашачыларны сөендерде. СДК мөдирләре, мәктәп директорлары, җирлек башлыклары да сәхнәгә башкаручылар сыйфатында чыкты. Тәмтедән Антонина Жесткова һәм Ольга Калина кебек үзешчән сәнгатьтә өченче дистәсен катнашучылар белән беррәттән Снежана Богатова, Нияз Вафин, Җамал Мөхәммәдиев та үз чыгышлары белән сөендерде.
Поселокта яшәүчеләр һәм залда утырып үз хезмәттәшләре өчен җан аткан үзешчән артистлар белән бергә концертны Казаннан ЦСОНда ял итүчеләр дә карады. Алар концерт һәм талантларыбыз турында яхшы фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X