Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр сынатмады

29 гыйнварда "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы 1996-1997, 1998-1999, 2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча шәхси беренчелеккә Буа шәһәрендә оештырылган районара ярышка барды. Монда Буа, Апас һәм Кама Тамагы районы спортчылары көч сынашты. Безнең районнан ярышта Кама тамагы урта мәктәбе, кадет интернат мәктәбе, Рудник урта мәктәбе, Сөйки урта...

29 гыйнварда "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы 1996-1997, 1998-1999, 2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча шәхси беренчелеккә Буа шәһәрендә оештырылган районара ярышка барды.
Монда Буа, Апас һәм Кама Тамагы районы спортчылары көч сынашты. Безнең районнан ярышта Кама тамагы урта мәктәбе, кадет интернат мәктәбе, Рудник урта мәктәбе, Сөйки урта мәктәбе укучылары катнашты. Егетләр һәм кызлар яхшы күрсәткечләргә ирешеп, призлы 4 нче урынны алып кайттылар: Ксения Глазова (Сөйки) (рәсемдә) 1996-1997 елда туган кызлар арасында 50 метрга йөзүдә I урын (күрсәткече 8:53:40); Анастасия Евсеева (Сөйки) 1996-1997 елда туган кызлар арасында 50 метрга йөзүдә III урын (1:00:21); Владислав Бодров (кадет интернат мәктәбе) 1998-1999 елда туган егетләр арасында 50 метрга йөзүдә 2 нче урын (0:32:34); Алина Йосыпова (Кама Тамагы) 2000 елда туган кызлар арасында 25 метрга йөзүдә (0:20:43) I нче урын яулады.
Катнашучыларның барысы да ярышта лаеклы көндәш булды. Хәзер 4, 5, 6 мартта Казан шәһәрендә үткәреләчәк республика ярышларына әзерләнәбез. Спортчыларның барысына да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев