Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер гаилә булып яшибез

Кама Тамагында мәчет һәм чиркәүнең янәшә урнашуы поселокта яшәүчеләр өчен гадәти күренеш булса, кайткан кешеләрнең, поселокта яшәүчеләрнең бер өлешен һәм туристларны гаҗәпләндерә, кайсындыр сокландыра, кайсындыр уңайсыз хәлдә калдыра, ә кайсыныңдыр ачуын китерә. шунысын әйтергә кирәк, әлеге күршелектә искитәрлек берни дә юк. Ни өчен дип сорарсыз. Республикадагы төп ике дини конфисиянең...

Кама Тамагында мәчет һәм чиркәүнең янәшә урнашуы поселокта яшәүчеләр өчен гадәти күренеш булса, кайткан кешеләрнең, поселокта яшәүчеләрнең бер өлешен һәм туристларны гаҗәпләндерә, кайсындыр сокландыра, кайсындыр уңайсыз хәлдә калдыра, ә кайсыныңдыр ачуын китерә. шунысын әйтергә кирәк, әлеге күршелектә искитәрлек берни дә юк. Ни өчен дип сорарсыз. Республикадагы төп ике дини конфисиянең мондый күршелеген районнарда да, шәһәрләрдә дә күрергә була. Кулдан ясалган толерантлыкның мондый билгесе Татарстанда килешү, бер-береңә карата сабыр, түземле булуның абсолют кыйммәте хакында сөйли.
Республикада толерантлык рухы һәркайда сизелә: бар халык җыелып Сабан туен һәм Раштуаны, Ураза һәм Пасханы бәйрәм итәбез. Кемдер моны читтән тикшерә, ә Татарстанның күпмилләтле халкы бер-берсенең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күреп белә һәм тыныч кына яши. Милләтара мөнәсәбәтләрнең гармониясенә дини һәм милли бәйрәмнәрнең беркемнең дә дини хисләренә зыян китермичә дөньявига әверелә бара. Күп кенә дини һәм сәяси эшлеклеләр фикеренчә республикада толерантлык моделе илебезнең күп кенә төбәкләре өчен төрле халыклар, конфиссияләрнең тыныч яшәве мисалы булырга мөмкин.
Кайткан һәм республикада озак еллар яшәгән кеше буларак, иң элек хезмәттәшләрем, танышларым, дусларым арасындагы мөнәсәбәтне күзәтүче ролендә буларак, биредә «Кабул итмә, әмма синең янәшәдә яшәүчеләрнең традицияләрен һәм динен хөрмәт ит» дигән принцип буенча яшәүләрен күрдем. Сабан туе бәйрәмендә Казаннан килгән эстрада җырчысының чыгышы минем өчен толерантлыкның йөзләрдә елмаю уяткан, шаян, ачык мисалы булды: милләте буенча әрмән егете татар теленә тәрҗемә ителгән әрмән җырларын татарча башкарды, ә сәхнә янында биеп торучылар әлеге үзенчәлекле ремиксны рус-татар-әрмән ... миксына әверелдерде.
Республика тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешеләрне дискриминацияләү күренешенә түзеп тормау шартлары булдыру, аларны тикшерүгә юл куймау, законда каралган чараларны вакытында куллану нәтиҗәле кисәтү коралы булып тора. Мин милләтемә карап дискриминацияләүне тойганым булмады. Биредә килгән кешегә бәяне әхлакый сыйфаты, эшли белүенә, яхшы гаиләсе булуына карап бирәләр. Сер түгел, постсовет киңлегендә мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек алган күп кенә республикаларда милләтне өстен куйдылар: рус мәктәпләре ябыла башлады, дөньяви, күпмилләтле булган республикаларның кайберләре мономилләт мәдәниле һәм дини якка күчә башлады. безнең республикада киресенчә, толерантлык биредә яшәүче күп кенә аз санлы милләтләргә үзләрен зур гаиләнең бер өлеше итеп сизәргә ярдәм итә. Бүген республикада 95 милли-мәдәни үзәк эшли. Рәсми төстә танылган алты конфиссиянең (мөселманнар, православие, католиклар, иудаистлар, протестантлар, бахачылар) үз дин йортлары, дини үзәкләре бар. Татарстанда хәзер 115 милләт яши.
Читтән кергән «толерантлык» сүзе бер-береңә карата түзем булу дигәнне аңлата. Күңелгә шунда ук начар тынычлык турындагы мәкаль килә. Миңа калса, безнең республикада түземле булу сүзен үзара хөрмәт итү, үзара аңлашу сүзләре белән алыштырырга була. Тыныч күршелек итүче һәм бер-берсен тулыландырып торучы, дингә ышанган, күңелләрендә игелек кенә булган кешеләр килгән мәчет һәм чиркәү күршелеге шуның бер билгесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев