Яшәү өчен эш алымы
Узган чәршәмбедә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашында ике гражданнар җыелышы үткәрелде. Узган елдагы эш йомгаклары буенча халык алдында Красновидово һәм Кече Салтык авыл җирлеге башлыклары отчет ясады. Бирегә район хезмәтләре белгечләре дә килде. Алар һәр кешене тыңларга һәм аларга төпле җавап бирергә әзер иде. Красновидово. Биредә халыкның һәрвакыт сораулары...
Узган чәршәмбедә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашында ике гражданнар җыелышы үткәрелде. Узган елдагы эш йомгаклары буенча халык алдында Красновидово һәм Кече Салтык авыл җирлеге башлыклары отчет ясады. Бирегә район хезмәтләре белгечләре дә килде. Алар һәр кешене тыңларга һәм аларга төпле җавап бирергә әзер иде.
Красновидово. Биредә халыкның һәрвакыт сораулары күп була, шуңа күрә җирлек башлыгы Владимир Оленин үзенең докладын гражданнар мөрәҗәгатеннән башлады. Аларның барысы да мөмкин булганча хәл ителә, кайвакыт проблемаларга район хезмәтләре дә җәлеп ителә. Җирлек башлыгы гражданнарны атна саен кабул итә. Халык иректә йөргән малларны контрольгә алу, су белән тәэмин итү, шәхси көтүлекләр һ.б.мәсьәләләрне күтәрә.
Владимир Павлович үзенең чыгышында шулай ук авылның социаль әһәмияттәге объекты- мәктәпкә ремонт ясалуга тукталды. Бинага капиталь ремонт ясалганнан соң ФАП, балалар бакчасы һәм китапханә бирегә күчерелгән. Авылда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 5 торак йорт төзелгән. Торак объектлардан тыш Рус Бортасы һәм ХППга кадәр керү юлы төзелеше, Красновидовода урам юллары төзелеше планында зур эш башкарылган. Бу юнәлештә 2013 елда эш дәвам ителәчәк. Рус Бортасында язын су мәсьәләсен хәл итү өчен су чыгару каналы ясалган. 36 йортка суүткәргеч салынган. Суны куллану арту сәбәпле суэтем башнясына йөкләнеш арткан, шуңа күрә бирегә куәтле насос алу мәсьәләсе килеп туган. Һәр йортка суны исәпкә алу приборлары куелган.
Горький, Тынычлык һәм Совет урамнарында, шулай ук Антоновка авылының бер урамында электр челтәренә реконструкция ясау мөһим эш булып тора. Биредә урамга өстәмә утлар куелган. Быел да бу планда эш дәвам итәчәк.
Рус Бортасында яшәүчеләр үтенече буенча югары тизлектәге линия кабеле - интернет үткәрелгән.
Торак пунктларны төзекләндерү буенча да зур эш башкарылган-баганалар акланган, юл кырыйларын чаптырганнар, һәйкәлләрне ремонтлаганнар, чүп-чар җыештырылган, чүп-чар өемнәре юк ителгән, планда- контейнер мәйданчыклары төзү һәм бункерлар сатып алу. Владимир Оленин отчетында балаларга спорт белән өстәмә шөгыльләнү өчен штат берәмлеге бирү турындагы үтенеч яңгырады. Авыл клубына да күптән инде капиталь ремонт таләп ителә.
Аннан соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев чыгыш ясады. Ул сүзен авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренә хезмәт хакын түләү турындагы сорауга җавап бирүдән башлады. Александр Валерьевич якын арада аның тулы күләмдә түләнеләчәгенә ышандырды. Теләге булган кеше аны натуралата - мөгезле яшь терлек, он, шикәр комы, ашлык, печән, силос яки сенажлата алырга мөмкин, хуҗалыкта әлеге азыклар җитәрлек күләмдә. Җир пайларын арендалаган өчен халыкка булган бурычны да товарлата алырга мөмкин. 2012 ел бүлекчә өчен уңышлы булган, әмма фаразлауларга караганда, быелгы җәй коры булыр дип көтелә, шуңа күрә азык базасы белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Александр Валерьевич тулаем район буенча терлекчелектәге эшләр турында да сөйләде. Бүген районда дуңгызчылык тармагы юк. Әмма районда шәхси фермаларын үстерү белән шөгыльләнүче җиде эшмәкәр бар. Мәсәлән, Красновидовода Фәйзуллин (балык бизнесы) һәм Цыганов (савым көтүе, мөгезле эре терлек), Тәмтедә- Степанов, Келәнчедә- Сафин, Олы Кариледә-Галимҗанов һ.б. Ул шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкның перспективасын да аңлатты. Бүген республикада аны үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган.
Полиция участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Илнур Бикмуллин авыл җирлегендә оператив хәл турында сөйләде.
Җинаятьләрне кисәтү эше полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими алып барыла. Ул шулай ук халыкны кәрәзле телефоннарга килә торган ялган хәбәрләр турында да кисәтте, саграк булып алдакчылар тозагына эләкмәскә чакырды. Һәр мәгълүматны тикшереп, кирәк булганда полициягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Райондагы административ комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов катнашучыларны җәмәгатьчелек тәртибе кагыйдәләре һәм административ чаралар- кагыйдәләрне сакламаган өчен штрафларның артуы белән таныштырды.
Кече Салтык. Җирлек башлыгы Айрат Җиһаншин чараны традиция буенча еллык отчет белән башлады. Яшелчә, Кече Мәрәтхуҗа һәм Кече Салтык торак пунктлары берләшеп Кече Салтык авыл җирлеген тәшкил итә. Нигездә ,бу авылларда өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар яши. Шуңа күрә клубка да пенсионерлар күбрәк килгән иде. Җирлек башлыгы сүзен узган елда халыкны борчыган проблемалардан башлады, болар урамга утлар кую, сәүдә нокталары эше. Җирлек территориясендә өч кибет эшли, шуларның икесе шәхси эшмәкәрнеке булса, берсе райподан. Яшелчәгә атнага ике тапкыр туклану продуктлары белән тәэмин итү өчен шәхси эшмәкәрләр килә. Ул шулай ук юллар чистарту һәм Кече Салтыктагы буаны ремонтлау турында да сөйләде. Моннан тыш, авыл клубына капиталь ремонт кирәклеге, Яшелчә авылына суүткәргеч салу турында да тукталды. Бу торак пункт "Чиста су" программасына кертелмәгән, шуңа күрә мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәк. Яшелчә авылындагы йортларда эчә торган су кертү өчен 2 км. озынлыктагы суүткәргеч салырга кирәк. Моннан тыш Кече Мәрәтхуҗа авылына кадәр 1 км. юлга вак таш җәясе бар. Бу мәсьәләләрнең барысы да киләчәккә планнар.
Аннан соң "Кама Тамага" агрофирмасының Кече Салтык бүлекчәсе җитәкчесе Рәшит Зәйнуллин сүз алды. Ул катнашучыларны авыл хуҗалыгындагы эшләр белән таныштырды, никадәр терлек азыгы әзерләүләре, терлекләрнең баш саны арту, продукция сатудан кергән акча, хезмәткә түләү фонды, бүлекчәдәге уртача айлык хезмәт хакы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук җир пайлары арендасы өчен натуралата түләнүен ассызыклады.
Авылда яшәүчеләр керү юлындагы тупланган чүп-чар уңаеннан борчу белдерде, ул халыкка гына түгел экологиягә дә куркыныч тудыра. Аларны җир пайлары салымы да борчый. Яшелчә авылында яшәүчеләр район башлыгы исеменә күмәк хат юллаган, алар торак пунктка су кертүдә ярдәм сорый. Моннан тыш электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Район электр челтәре җитәкчесе Александр Зубарев бу хәлгә ачыклык кертте- электр линияләрендә бозланган участокларны тарттырганнар. Бу проблема бетереләчәк һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр кабатланмаячак.
Ике авыл җирлегендә дә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов чыкты. Ул барлык юнәлешләр буенча район ифраструктурасына узган елгы өстәмә инвестицияләр турында сөйләде. Районда юллар, торак төзелеше, ФАПларны реконструкцияләү, "Чиста су" программасы эше белән таныштырды. Районда мәктәпләрне, ФАП, күп фатирлы йортларны, шул исәптән Красновидовода, капиталь ремонтлау буенча эш дәвам итәчәк. 2013 елда авыллар эчендәге юлларга вак таш җәеләчәк, районда туризм үстереләчәк, чөнки Кама Тамагы районы бу планда перспективалы районнарның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев