Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без кышны яратабыз

Шушы көннәрдә "Кояшкай" балалар бакчасында кышкы сәламәтләндерү бәйрәме үткәрелде. Чарага ата-аналар да чакырылган иде. Участокта балалар һәм өлкәннәрне шаян кыш бабай каршы алды. Ул барысын да кышкы урманга сәяхәт итәргә чакырды. Ә урманга керү өчен төрле шартларны үтәргә кирәк иде. Юлны чистартырга, тар сукмактан барырга, күпер аша чыгарга. Кыш бабай...

Шушы көннәрдә "Кояшкай" балалар бакчасында кышкы сәламәтләндерү бәйрәме үткәрелде. Чарага ата-аналар да чакырылган иде.

Участокта балалар һәм өлкәннәрне шаян кыш бабай каршы алды. Ул барысын да кышкы урманга сәяхәт итәргә чакырды. Ә урманга керү өчен төрле шартларны үтәргә кирәк иде. Юлны чистартырга, тар сукмактан барырга, күпер аша чыгарга. Кыш бабай әле тиз, әле акрын барды, әмма балалар да аннан калышмады.

Ниһаять төлке, куян һәм аю яшәгән әкият урманына килеп җиттеләр. Аларның һәркайсы төрле күнегүләр ясады. Төлке шалтыравык белән уйнады, куян белән таудан шудылар, ә аю белән күркә тондырып ярыштылар. Ә Кыш бабай барысына да көч биреп һәм ярдәм итеп торды.

Аннан соң балалар, Кыш бабай, урман җәнлекләре һәм килгән кунаклар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Кыш бабай киләсе елга нинди бүләк алырга теләүләре турында да сорады.

Кыш бабай булып киенгән Галия Афонина, куян- Илһамия Кәримова, аю- Рәшидә Заһидуллина, төлке- Мөршидә Мотыйкова физик күнекмәләрне үстерергә, түземлек, җитезлек, уңай тәэсирләр булдырырга тырыштылар, чөнки болар барысы да бала сәламәтлегенә йогынты ясый.

Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. Аз гына арысалар да, бик канәгать балалар шат елмаеп группаларына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X