23 август 2012 яңалыклары
-
Ярдәм программалары гамәлдә
21 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеобрифингта тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү программаларына кагылды. Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов эшмәкәрлекне яклау программасы буенча беренче конкурс сайлап алу йомгаклары турында сөйләде. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча Россиянең иң яхшы ун...
-
Яңа уку елы башлана
Балалар арасында травмаларны кисәтү максатыннан "Игътибар, балалар!" республика акциясе үткәрелә, ул 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алга куелган бурыч: яңа уку елы алдыннан балаларны әзерләү, автоинспекция һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшләрне оештыру. Машина йөртүчеләр бу вакытта юлларда аеруча игътибарлы булсын...
-
Экранда тамга
Балалар өчен каралмаган телевидение тапшырулары, балаларны яклау законы нигезендә махсус график билге белән билгеләнәчәк, ул сентябрь аеннан үз көченә керә, дип хәбәр итә Роскомнадзор. Закон буенча 16 яки 18 яшькә кадәр балалар өчен тапшырулар күрсәтүне чикләүгә тиешле мәгълүмат продуктлары мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. "Балалар сәламәтлегенә һәм алар үсешенә зыян китерүче мәгълүматлардан...
-
Чит илгә барырга теләсәгез
Россия гражданнарына яңа чит ил паспортлары 2008 елдан бирелә башлады. Бу паспортка микрочип куелган, мәгълүматларны саклау электрон-цифрлы имза нигезендә башкарыла. РФ УФМС Кама Тамагы районындагы территориаль пунктына агымдагы елда чит ил паспорты алу өчен 47 кеше мөрәҗәгать иткән, аларга гариза тутырырга ярдәм күрсәтелгән. Хәзерге вакытта районда яшәүчеләр яңа үрнәктәге чит...
-
Безнекеләр яхшылар рәтендә
Агымдагы елның 18 августында Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда "Батырлар бәйгесе" татар-башкорт милли спорт көрәше буенча республиканың ачык йомгаклау турниры үткәрелде. Анда 2011-2012 елларда милли көрәш буенча республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар, Татарстан, Россия чемпионнары һәм призерлары, М.Җәлил турниры, Д.Галиев турниры һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы...
-
Компания кубогына
Икенче ел рәттән Куйбышев Затон штп үзәк стадионында "Затон" ЧУК ООО кубогына футбол турниры үткәрелә, агымдагы елның 18 август шимбәсе дә искәрмә булып калмады. Футбол кырында Куйбышев Затон штпның "Волга" һәм Сөйкидән "Стимул" командалары очрашты. Авыр көрәштә "Волга" командасы "Стимул"ны 9:2 исәбе белән отты. Җиңүчеләргә акчалата приз һәм «Затон» ЧУК...
-
Демографик хәл: плюслар һәм минуслар
Узган җомгада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында чираттагы видеоконференция үткәрелде, ул бүгенге республикада көнүзәк булган демография мәсьәләсенә багышланган иде.
-
«Балкыш» конкурсы
Гомер көзендә районда яшәүче пенсионерлар күңелсезләнеп утырмый. Аларның актив тормыш позициясе алып баруларына көнләшергә мөмкин һәм алар яшь буын өчен үрнәк булып тора. Район ветераннар советы, Россия пенсионерлар союзы бүлекчәсе җитәкчелегендә безнең районда өлкән буын вәкилләре иҗади, спорт һәм күп кенә башка конкурсларда актив катнашалар. Узган чәршәмбедә һәр муниципаль берәмлектән...
-
Җәйләүләрдә
Терлекләрне җәйләүләрдә асрау дәвам итә, ул һава шартларына бәйле рәвештә якынча бер айга сузылачак. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң сыерларның сөте кимеде. Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, көненә бер сыерга уртача савылган сөт күрсәткече буенча Ленин исемендәге хуҗалык сыер савучылары алда бара-11,6...
-
Алда торган кышлату өчен
Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлекләр өчен азык хәзерләү дәвам итә. Кичәге көнгә алынган мәгълүматлар буенча 7136 тонна печән, 41720 тонна сенаж, 11590 тонна салам әзерләнгән. Бу шартлы бер баш терлеккә 20,9 центнер азык берәмлеге туры килә. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә - 22, "Олы Кариле" ААҖда-21,5, Ленин исемендәге хуҗалыкта -...
-
Старт алдыннан
Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында, кичә предмет укытучылары секциясе үз эшен башлады. Анда узган елга йомгаклар, эшкә анализ ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды.
-
Иң яхшы хат ташучы
"Россия почтасы" өчен даими үткәрелүче һөнәри осталык конкурслары яхшы традициягә әверелде, аларда иң яхшылар гына ачыкланып калмыйча, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә була. Бу бәйгеләрнең максаты - хат ташучыларның хезмәт күрсәтүдә югары культурага һәм эш нәтиҗәләренә ирешүе. Республиканың төрле районнарыннан катнашучы иң көчле егерме почта хезмәткәре арасында, 23 августта...
-
Балалар ялы
Уку алдыннан аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән 10 балага көч туплап, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге барлыкка килде. Алар 18 августтан яңа уку елына кадәр "Ливадия" шифаханәсендә ял итәчәк.
-
Җәй ахырында
Бүген районда яшәүче дүрт кеше герой-шәһәр Мәскәүгә экскурсиягә китте. Ул Татарстан ветераннар Советы республика ветераннары һәм үсеп килүче буын өчен оештырылды. Безнең районнан алар сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар советы рәисе Ирания Сәгъдиева, Кама Тамагыннан тыл хезмәтчәне Валентина Левагина һәм Кама Тамагы урта мәктәбе, Затон кадет мәктәп-интернат укучылары.
-
Хәйрия
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә эшмәкәрләр арасында иң активы Алиаслан Имамвердиев булды. Ул оештыручыларга 35 мең сумлык спорт һәм аяк киемнәре биргән. Нәтиҗәдә, 2-11 сыйныф укучылары арасында социаль ярдәм адресатлары ике тапкырга диярлек артты. Башта аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән исемлектә 41 укучы булса, хәзер 89 укучыга ярдәм...