Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» конкурсы

Гомер көзендә районда яшәүче пенсионерлар күңелсезләнеп утырмый. Аларның актив тормыш позициясе алып баруларына көнләшергә мөмкин һәм алар яшь буын өчен үрнәк булып тора. Район ветераннар советы, Россия пенсионерлар союзы бүлекчәсе җитәкчелегендә безнең районда өлкән буын вәкилләре иҗади, спорт һәм күп кенә башка конкурсларда актив катнашалар. Узган чәршәмбедә һәр муниципаль берәмлектән...

Гомер көзендә районда яшәүче пенсионерлар күңелсезләнеп утырмый. Аларның актив тормыш позициясе алып баруларына көнләшергә мөмкин һәм алар яшь буын өчен үрнәк булып тора. Район ветераннар советы, Россия пенсионерлар союзы бүлекчәсе җитәкчелегендә безнең районда өлкән буын вәкилләре иҗади, спорт һәм күп кенә башка конкурсларда актив катнашалар.

Узган чәршәмбедә һәр муниципаль берәмлектән пенсионерлар арасында 14 иң шәп номерлар белән Буа шәһәренә "Былкыш" конкурсының зона турына бардылар. Алар программаны презентация күрсәтүдән башлады.

Анда пенсионерларның бүгенге спорт, мәдәният, ял итү мизгелләрен чагылдырган тормышлары күрсәтелгән иде. Хореографиядән башка барлык номинациядә дә катнашып, жюри алар чыгышын югары бәяләде һәм һәр катнашучыга диплом тапшырды.

Йомгаклау Гала-концерты 1 октябрьдә - Өлкәннәр көнендә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев