Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Демографик хәл: плюслар һәм минуслар

Узган җомгада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында чираттагы видеоконференция үткәрелде, ул бүгенге республикада көнүзәк булган демография мәсьәләсенә багышланган иде.

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлек башлыклары өчен төп максат - рейтингта үз урыныңны күрү, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен хезмәттәшләрең белән тәҗрибә уртаклашу.
Премьер-министр фикере буенча, демография сәясәтендә күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне яхшырту мөмкинлеге бар. Болар медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, социаль яклау формалары, бала табуны стимуллаштыру һәм демография хәленә тәэсир итүгә юнәлдерелгән кайбер хезмәтләргә кагыла.
Тулаем республика буенча 2011 елгы демография күрсәткечләрендә беренче тапкыр халыкның артуы күзәтелә.
Агымдагы елның беренче яртысында да уңай динамика саклана: туучылар үлүчеләргә караганда артыграк. Әмма, бүгенге көндә бу уңай нәтиҗәне юкка чыгарырлык кайбер факторлар да бар. Республикада элеккечә ир-атлар күбрәк үлә, аеруча авыл җирлекләрендә. Күп кенә муниципаль районнарда балаларның аз тууы шатландырмый.
2012 елның беренче яртысында республикада яшәүче халык 3037 кешегә арткан. Кызганычка каршы, безнең районда бүгенге көнгә халык саны кими.
Агымдагы елның 6 аенда кимү коэффициенты-7,8 кеше (1000 кешегә). Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегеннән алынган 6 айлык мәгълүматлар буенча, районда 56 бала туган (29 малай һәм 27 кыз), 126 кеше үлгән (63 ир ат һәм 63 хатын-кыз). Бала туу коэффициенты урта республика күрсәткече 1000 кешегә-13,8 булса, бездә-10,2.
Киңәшмәдә шулай ук соңгы елларда юл-транспорт һәлакәтләрендә, ялган аракы эчеп һәм онкология авыруларыннан үлүчеләрнең күп булуы әйтелде. Соңгы исемлеккә безнең район да кергән.
Районда онкология авырулары белән авыручылар 100 мең кешегә 388 кеше туры килә.
Демография хәленә тәэсир итүче тагын бер тискәре фактор - балалар үлеменең артуы. Республикада яңа туган 1000 балага үлем коэффициенты-6,4.
Югарыда әйтелгән күрсәткечләрнең барысы да республикада халыкның артуында уңай динамиканың әһәмиятен күрсәтә.
Әмма чыгыш ясау-чыларның барысы да билгеләп үткәнчә, бала тууны арттыру, эшкә сәләтле халык арасында үлүчеләр санын киметү өчен ысуллар шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев