Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экранда тамга

Балалар өчен каралмаган телевидение тапшырулары, балаларны яклау законы нигезендә махсус график билге белән билгеләнәчәк, ул сентябрь аеннан үз көченә керә, дип хәбәр итә Роскомнадзор. Закон буенча 16 яки 18 яшькә кадәр балалар өчен тапшырулар күрсәтүне чикләүгә тиешле мәгълүмат продуктлары мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. "Балалар сәламәтлегенә һәм алар үсешенә зыян китерүче мәгълүматлардан...

Балалар өчен каралмаган телевидение тапшырулары, балаларны яклау законы нигезендә махсус график билге белән билгеләнәчәк, ул сентябрь аеннан үз көченә керә, дип хәбәр итә Роскомнадзор.

Закон буенча 16 яки 18 яшькә кадәр балалар өчен тапшырулар күрсәтүне чикләүгә тиешле мәгълүмат продуктлары мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. "Балалар сәламәтлегенә һәм алар үсешенә зыян китерүче мәгълүматлардан аларны саклау турында"гы Федераль законның 12 маддәсе нигезендә мәгълүмат продукциясе категорияләрен балалар арасында таратуны чикләү турында мәгълүмат продукциясе һәм (яки) текст кисәтүе белән билгеләү түбәндәгечә була:

-алты яше тулмаган балалар өчен -"0" саны һәм "плюс" билгесе куела; алты яше тулган балалар өчен - "6" саны һәм "плюс" билгесе һәм "алты яше тулган балалар өчен" дигән сүзтезмәсе төрендә текст кисәтүе. 12, 16 яшьлек балалар өчен дә шундый ук сүзтезмә кулланыла.

Балалар өчен тыелган мәгълүматларга- "18" саны һәм "плюс" билгесе яки "балалар өчен тыелган" сүзтезмәсе язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X