Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр яхшылар рәтендә

Агымдагы елның 18 августында Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда "Батырлар бәйгесе" татар-башкорт милли спорт көрәше буенча республиканың ачык йомгаклау турниры үткәрелде. Анда 2011-2012 елларда милли көрәш буенча республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар, Татарстан, Россия чемпионнары һәм призерлары, М.Җәлил турниры, Д.Галиев турниры һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы...

Агымдагы елның 18 августында Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда "Батырлар бәйгесе" татар-башкорт милли спорт көрәше буенча республиканың ачык йомгаклау турниры үткәрелде.

Анда 2011-2012 елларда милли көрәш буенча республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар, Татарстан, Россия чемпионнары һәм призерлары, М.Җәлил турниры, Д.Галиев турниры һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелегендә җиңүчеләр, район һәм шәһәр ярышларында абсолют батырлар катнашты. 2012 елда районның баш батыры калган Равил Мөбарәкшин һәм аның тренеры Әүхәт Мөхәммәдиев безнең район данын якладылар. Россия чемпионы Ленар Иванов белән авыр көрәштә безнең көрәшче үзен бик яхшы тотты һәм бер балга өстен чыкты. Әмма соңгы минутларда түбән камалы баллар санын тигезли алды һәм шуның белән Равил Мөбарәкшиннан өстенрәк булды.

"Батырлар бәйгесе" финал ярышлары 28 августта Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев