Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 27 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 27 ноябрь 2012 - 10:48
      Навигация тәмамланды
      Шимбә «Кама Тамагы гипс руднигы» ачык акционерлар җәмгыяте кулланучыларга гипс ташы төяп озатуны төгәлләде. Төп складтан су транспорты белән 695 мең тонна чимал озатылган, шулай ук тимер юл белән 72 мең тонна җибәрелгән. Бу вакытка акционерлар җәмгыяте агымдагы елга булган килешү йөкләмәләрен тулысынча үтәгән.
      426
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:47
      Яңа станция
      Узган эш атнасы ахырыңда елгачылар поселогында канализация-этем станциясе эшкә кереште. Ул канализация суларының чистарту станциясенә үзагым белән керүгә ярдәм итәчәк. «Кама Тамагы һәм Затон коммуналь челтәрләре» ачык акционерлар җәмгыяте директоры Олег Хахалев әйтүенчә, бу эшне «Чиста су» программасы буенча «Альтаир» ООО төзелеш-монтаж оешмасы башкарган.
      444
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:45
      Табибка электрон язылу
      1 декабрьдән Татарстан территориясендә табиб кабул итүенә электрон система эшли башлаячак. Табибка портал, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре аша, шулай ук турыдан-туры сәламәтлек саклау учреждениесендә язылырга мөмкин булачак. Әлеге хезмәтне электрон төргә күчерү сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүнең федераль программасында каралган.
      384
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:38
      Отчет концертлары
      1-11 декабрьдә район мәдәният йорты үзешчән артистлары район торак пунктларына иҗат отчеты белән барачак. Отчетлар Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елына багышлана. Алар иҗат төркеме булмаган авыл җирлекләрендә расланган график нигезендә булачак.
      399
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:36
      Заманча стандарттагы телевидение
      Республикада DVB-Т2 заманча стандарттагы цифрлы эфир телевидениесе челтәре төзелеше, шул исәптән безнең районда да бүген «Российская телевизионная и радиовещательная сеть», «радиотелевизионный передающий центр Республики Татарстан» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы тарафыннан «2009-2015 елларга РФда телевещаниене үстерү» федераль максатлы программа нигезендә алып барыла. ТР РТПЦ директоры В. Якимов мәгълүматына караганда, цифрлы...
      358
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:35
      Терлекчеләр ничек эшли?
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,3 кг сөт савып алганнар, соңгысында бу 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге хуҗалыкта...
      2
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:34
      Техниканы әзерлибез
      Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау дәвам итә. Тулаем район буенча кичәге көнгә 41 чәчкеч, 57 культиватор, 1540 тырма ремонтланган. Бу чагыштырмача 51, 81 һәм 65 процент тәшкил итә.
      278
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:25
      Эксперт
      27 ноябрьдә бәя бирүчеләрнең (оценщик) Россия җәмгыяте әгъзалары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1996 елда бәя бирүчеләрнең Россия җәмгыяте инициативасы буенча Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгы «бәя бирүче» вазыйфасы буенча квалификация характеристикасын раслый. Бәя бирүче - эше күчемле һәм күчемсез милеккә: җир, акцияләр пакеты, җиһазларга һәм башкаларга бәя бирүдән гыйбарәт...
      377
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:10
      Иң беренче һәм төп кагыйдәләр
      Узган чәршәмбедә район үзәгендәге "Кояшкай" мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесендә юл-транспорт һәлакәтен кисәтүгә багышланган чара үткәрелде. Ул 20 ноябрьдә искә алып үтелүче Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган иде. Бу ясле-бакчага поселокның иң нәни гражданнары - 3 яшькә кадәр булган балалар йөри. Бу яшьтә алар теманы аңлап бетермиләр дә кебек. Әмма...
      335
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:06
      Гаилә юбилее
      Бриллиант туй... Ничек матур яңгырый. Һәркемгә билгеле булганча, алмаз дөньяда иң каты минерал. Иң яхшы зәркәнчылар алмазны шомарта, вакыт узу белән остазның тәҗрибәле кулы белән иң матур һәм кадерле бриллиант барлыкка килә. Макарчевлар гаиләсе дә 60 ел тату гомер иткән һәм бүген аларның юбилее бриллиант кебек балкып тора. Әниләр көне...
      502
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 10:01
      ЗАГС – бала тудыру йортында
      Бала туу гаиләне һәм андагы үзара мөнәсәбәтне ныгыта. Барысы да рәсми һәм катгый булган закон таләпләре белән чикләнмичә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Әниләр көнендә туган балаларга туу турында таныклык тапшырды. 26 ноябрьдә ЗАГС бүлеге ике сабый тууны тантаналы рәвештә теркәде. Бала тууны дәүләт теркәве өчен кирәк булган докуметнлар ЗАГС базасында эшкәртелде....
      343
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 09:59
      «Барометр» нәрсә күрсәтә?
      Терлекчелек тармагы һәрвакыт теләсә нинди авыл хуҗалыгы берләшмәсенең икътисадый торышына анализ ясаганда ачыклаучы фактор, финанс иминлекне билгеләгәндә «барометр» булды. Районыбызда өч авыл хуҗалыгы предприятиесендә 119 машина белән сыер саву операторы, мөгезле эре терлекләрне симертүдә 277 оператор һәм тармакның 34 башка төр һөнәр иясе эшли. барлыгы 430 кеше. Чагыштыру өчен: авыл...
      536
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 09:56
      Сәяхәт кылдык
      Мул сулы Иделнең текә бер ярында гаҗәеп гүзәл авыл урнашкан. Ниндидер бер тылсым көче белән ул үтеп баручыларны да үзенә җәлеп итеп тора. Кайбер чыганаклар буенча, Екатерина II Идел буйлап сәяхәт иткәндә, бу авылның табигатенә хозурлана. Соклануын эчендә калдыра алмыйча: "Какой красный вид!"-дип, таң кала. Һәм шул көннән башлап, бу...
      366
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 09:53
      Намуслыкка- бала карашы
      Коррупциягә каршы "Илемнең киләчәге-минем кулда" темасына иң яхшы инша язу буенча республика конкурсының муниципаль этабына йомгаклар ясалды. Ул 5-9 (I-яшь төркем) һәм 10-11 сыйныфлар (II яшь төркеме) арасында үткәрелде. Муниципаль этапта районның 10 мәктәбеннән укучылардан 23 инша тәкъдим ителде. Укучыларның күбесе шартларны үтәгән, инша темасын ачуга аның эчтәлегенә, әдәби нормаларын...
      333
      0
      0
    • 27 ноябрь 2012 - 09:49
      Тарихны онытмаска иде
      (Дәвамы) 20нче гасырның икенче яртысы безнең чордашларны, авыл белән шәһәр арасында зур аерма булганлыктан, авыллардан яшьләрне төрле юллар белән качарга мәҗбүр итте. Шуның нәтиҗәсендә яшь гаиләләр корылмый калды. Авыллар кечерәйде, яки бөтенләй юкка чыкты. Бу язманы укучы булса, анда бик күпләр үз язмышларын төсмерләргә мөмкин. Яшьләрне төрле юллар белән авылга,...
      982
      0
      0
    Реклама