Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшел ут

Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре арасында "Яшел ут" республика конкурсы балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү максатларында үткәрелә. Район этабы 15 февральдән 1 мартка кадәр булды. Нәтиҗәләр буенча беренче урын "Салават күпере" балалар бакчасына, икенче урын "Кояшкай" балалар бакчасына бирелде, икесе дә...

Мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре арасында "Яшел ут" республика конкурсы балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү максатларында үткәрелә.
Район этабы 15 февральдән 1 мартка кадәр булды. Нәтиҗәләр буенча беренче урын "Салават күпере" балалар бакчасына, икенче урын "Кояшкай" балалар бакчасына бирелде, икесе дә Кама Тамагы штпда, өченче урында Куйбышев Затон штпдан "Родничок" балалар бакчасы.
Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр тәрбиячеләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: шәһәр җирлекләреннән: беренче урын- Йолдыз Мөбәриева, "Салават күпере", Кама Тамагы штп; икенче урында-Кама Тамагы штпдан "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәшидә Заһидуллина һәм өченче урында Тенеш штпдан "Улыбка" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Фокеева. Авыл җирлекләре: икенче урында- Олы Кариле "Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсем Димиева, өченче урында Тәмтедән "Аленушка" балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Непряхина.
«Салават күпере»ннән Светлана Хисмәтуллина һәм Гөлназ Хәсәнова, "Родничок"тан Светлана Евстропова оештыру сәләте һәм тырышлыклары өчен билгеләп үтелделәр.
5-6 апрельдә Бөгелмәдә үткәрелгән Республика этабында Светлана Хисмәтуллина катнашты. Җиңүчеләрне тәбрик итеп, бу юнәлештә тагын да активрак эшләүләрен телибез, ә балалар сәламәтлеге һәм иминлеге иң зур бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев