Төзелеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда юллар яңара
Проектлау-ремонтлау-төзелеш берләшмәсенең Кама Тамагы филиалы урынына килгән «Татавтодор» АҖ филиалы районда инде 16 ел эшли.
-
Халык түземсезлек белән яңа бина ачылуын көтә
Иске Барыш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара.
-
Юлларны төзиләр дә, ремонтлыйлар да
Казан-Ульян-Кама Тамагы трассасы участогында быел 2,2 километр озынлыктагы юлга капиталь ремонт ясалачак һәм 2,5 километр яңадан төзеләчәк.
-
Идел яры инде элеккечә булмаячак
Кама Тамагында Идел ярын ныгыту буенча өченче чират төзелеш эшләре дәвам итә.
-
Районда яңа ФАП ачылды
Хәзер Көрәле авылында яшәүчеләргә беренче медицина ярдәме заманча, иркен, якты, барлык кирәкле медицина җайланмалары белән җиһазландырылган фельдшер-акушерлык пункты бинасында күрсәтеләчәк.
-
Кама Тамагында чаңгы базасы ачылды
Ул «Демография» милли проекты ярдәмендә төзелде.
-
Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Әлеге һөнәр кешеләрдә уңай хисләр уята, аеруча эш яхшы барганда.
-
Барысын да сатып алучылар хәл итә
“Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше” республика программасы буенча Бәрлегуҗада яңа кибет төзелеше тәмамланып килә.
-
Авылны тозекләндерү
Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында, Карл Маркс урамында яшәүчелэрнен мөрәҗәгате буенча, Балчыклы авылы чишмэсенэ чыга торган басманы тозеклэндеру эшләре башкарылды. Басманы төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен, Балчыклы авылы Җирле ижтимагый үзидарә исеменнэн Калимуллин Халим, Салимов Зуфар, Халиуллин Радик, Калимуллин Махмут, Хуснутдинов Илдус, Сәгъдиев Раилгэ зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кама Тамагында юллар план нигезендә ремонтлана
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә юлчылар райпо мәйданында эшләрен дәвам итте. Берүк вакытта Кама Тамагына керүче блда да эшләрен ахырына якынлашып килә. Ял көне иртән үк райпо мәйданында икенче кат асфальт салуга керешкәннәр иде.
-
Зур гаиләгә – зур йорт
29 июньдә МР башкарма комитеты утырышлар залында районда яшәүче күпбалалы 5 гаиләгә шәхси йорт төзелеше өчен субсидия алуга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды. "Бүген бу залга күңелле вакыйга уңаеннан җыелдык. Бүгенге авыр заманда, бернигә дә карамастан, республика хөкүмәте аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләргә ярдәм өчен акча таба, - дип сүз башлады...
-
Тәмтедә хәтта авыл кырыенда да яхшы юллар булачак
Өченче көн тәмте авылының Беренче Май урамына үзсалым акчасына сатып алынган вак таш ташыйлар. -Бу урам шактый озын,- ди җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Игорь Зиновьев. -Шуңа күрә эшкә берничә машина җәлеп ителде. Евгений Митрофанов, Николай Арсенов, Павел Балагуров КамАЗларда таш ташый, Юрий Осташков төягечтә, ә Андрей Степанов Т-150 тракторында кайтартылган...
-
Кама Тамагы районында юллар сыйфатлы гына булып калмыйча, киңәя дә
"Татавтодор" ААҖ Апас филиалының Кама Тамагы юл участогы эшчеләре Кама Тамагы-Тенеш юлын төзекләндерүгә кереште. Зимовье янындагы борылышта юл полотносы киңәйтелә һәм асфальт өслеге яңартыла. Иске асфальтны алганнар, полотно киңәйтелгән. Хәзер полотноны тигезләү һәм аның өстенә яңа өслек салуга әзерлек эше алып барыла.
-
Халыкны сөендереп
Татарстанда бүгенге көнгә 25тән артык федераль һәм республика программасы эшли. Халыкның тормыш сыйфаты шуларга бәйле. Аларның күпчелеге безнең районда берничә ел актив алып барыла. Болар - торак, социаль, юл, сәнәгать төзелеше, күпфатирлы торак йортлар төзелеше һәм аларга капиталь ремонт, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП, авыл мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары төзелеше һәм...
-
Тагын ике объект файдалануга тапшырылды
Җомга көнне районда тагын бер вакыйга булды: Куйбышев Затонда яңа объектлар - модульле ФАП һәм минифутбол уйнар өчен ясалма өслекле спорт мәйданчыгы тапшырылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин тантананы ачып, әлеге фельдшер-акушерлык пунктының районда республика программасы буенча төзелгән бишенче объект булуын билгеләп үтте. Спорт мәйданчыгы белән дә шулай ук....