Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Районда юллар яңара

Проектлау-ремонтлау-төзелеш берләшмәсенең Кама Тамагы филиалы урынына килгән «Татавтодор» АҖ филиалы районда инде 16 ел эшли.

Юл төзелеше идарәсе хезмәткәрләре юлларны төзеп кенә калмый, аларны ремонтлыйлар, тиешле тәртиптә дә тоталар.

Марсель Гәрәев тумышы белән Иске Казиледән. Мәктәпне тәмамлагач, Ленин исемендәге колхозга эшкә урнашкан. Өйләнгәч, район үзәгенә күченгән. 

– Шунда ук диярлек юл төзелеше идарәсенә эшче булып урнаштым, - ди Марсель Минзаһит улы.-  Аннары миңа йөк төягечтә эшләргә тәкъдим иттеләр, тик ул чагында минем җиңел автомобиль белән идарә итүгә генә хокукым бар иде. Җитәкче укырга тәкъдим итте, мин баш тартмадым һәм, Апас авыл хуҗалыгы көллиятендә укып, таныклык алдым. Аннары асфальт тыгызлагыч йөртүче кирәк булды һәм мин бу техниканы да үзләштердем. Хәзер кыш көне йөк төягечтә, ә җәен асфальт тыгызлауда эшлим – ел әйләнәсе эш белән мәшгульмен. Мин үземнең нәкъ менә юл участогында эшләвемә бик шат. Нык, ышанычлы предприятие, хезмәт хакы вакытында түләнә, тату коллектив, иртән сөенеп эшкә бару өчен тагын нәрсә кирәк!

Марсель Гәрәевне без Куйбышев Затонында очраттык. Төзелеш бригадаларының берсе бу көннәрдә Пионер урамында юл сала. 

– Урамның 282 метр озынлыгында, шул исәптән мәчет янындагы машиналар кую урынына да бу атнада асфальт түшәләчәк, - диде мастер Булат Талипов. - Бер үк вакытта Кама Тамагындагы Сара Садыйкова урамында, футбол манежы янында да юл төзелеше бара. Урамның «Мандарин» кафесыннан алып Южная Околица читенә кадәрге өлеше төзекләндереләчәк. Шулай ук чаңгы базасы һәм манеж янында транспорт кую өчен ике мәйданчык төзеләчәк. 

Монда исә җир өслеген тигезләдек, хәзер вак таш җәябез, иртәгә бирегә асфальт түшәү җайланмасы киләчәк, ә без Кама Тамагына күчәбез – асфальт җәю өчен икенче объектны әзерлисебез бар. Ашыгырга кирәк, бу атнада барлык төзелеш эшләрен башкарып бетерү мөһим.                                                                                    Без сәфәрләр вакытында юлларның сыйфаты үзгәргәнен күреп кенә калмыйбыз, сизәбез дә. Бүген башкалага бер сәгать ярым эчендә барып җитәргә була, күршедәге Тәтеш, Апас, Буа районнарына да юллар бик яхшы. Һәм монда юл-төзелеш-ремонтлау идарәсе эшчеләренең һәм белгечләренең өлеше зур.

Узган ел Тәмтедән Варварино борылышына кадәрге юл участогы файдалануга тапшырылганнан соң, Апас филиалы директоры Марат Фәйзуллин предприятиегә хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга һәм бүләкләр тапшырырга килгән иде. Ул шунда ук ремонтланган участоктагы юлның яхшы сыйфатын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә юл төзелешен финанслауның республикадагы барлык юлларны шулай ук тигез һәм уңайлы итү мөмкинлеге бирер дигән ышанычын белдерде. 

Юл төзелеше идарәсенең базасы яхшы булса да, биредә эшчеләрне иртән, башкарасы бурычлары билгеләнгәндә генә очратырга мөмкин. Җәйге челләгә, көзге яңгырларга һәм язгы салкыннарга карамастан, алар көне буе эш урыннарында – район юлларында. Төзиләр, ремонтлыйлар, чистарталар, юл билгеләрен яңарталар, яңаларын куялар.

Бу сезонда районда ике төп трасса арасындагы киселештә 7 чакрым яңа юл төзелгән. Бу – күчмә объект, киләсе елда юл төзүчеләр әлеге участокта ремонтны тулысынча төгәлләргә планлаштыра. Архангель Келәре авылында Михайл Архангельский чиркәвенә кадәр юл төзелеше төгәлләнгән. Әлеге участокка ком һәм вак таш түшәлгән, юл барлык технологияләрне үтәп, сыйфатлы итеп төзелгән, шуңа күрә бу юлдан теләсә кайсы сезонда да йөреп булачак. Кече Салтык янында һәм Антоновка белән ХПП арасында яңа асфальт җәелгән, бу автомобильчеләрнең Казанга кадәрге бөтен юлын уңайлы итә.

Предприятиедә 50 дән артык кеше хезмәт куя, алар берничә төрле юл эшләрен башкара – юллар төзиләр, ремонтлыйлар һәм аларны тәртиптә тоталар, бу процесска ике берәмлектән артык юл техникасы җәлеп ителгән.

Традиция буенча, теләсә нинди һава торышында юллар йөрү өчен уңайлы гына түгел, куркынычсыз да булсын өчен, кышкы сезонга ком-тоз катнашмасы әзерләнә.

– Бүген предприятиедә эшчеләр өчен яхшы шартлар булдырылган, шул исәптән көнкүреш шартлары да бар. Эш җиңел түгел, әмма аның өчен яхшы түләнә, шуңа күрә эшкә кабул иткәндә, бездә катгый сайлап алу гамәлдә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа юлларның сыйфатына таләпләр бик югары. Юл өслегенең һәр катламы контрольгә алына, димәк, коллективның һәр хезмәткәре алдында башкарылган эш өчен зур җаваплылык тора. 

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан әлеге бердәм коллективка Кама Тамагы халкының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән яңа уңышлар телибез. Барлык юлларыбыз сыйфатлы һәм куркынычсыз булсын!

Равил Галимуллин 2000 еллар башында әти-әнисе белән Төркмәнстаннан Россиягә күченгән.

– Әнием Балчыклыдан, әтием Апас районыннан, алар Төркмәнстан ССРга киткәннәр, шунда танышканнар һәм гаилә корганнар, - ди Равил Мөдәррис улы. -  Без анда бик яхшы яшәдек, бөтен әйберебез бар иде, әмма СССР таркалганнан соң, җирле булмаган халыкны кысрыклау башланды, һәм без аннан күченеп китәргә мәҗбүр булдык. Татарстанга кайтып җиткәнче, Россиядә берничә тапкыр урыныбызны алыштырдык. Аннары бирегә урнаштык, чөнки ни дисәң дә, туган як зур әһәмияткә ия. 

Шул вакыт эчендә мин инженер-судно йөртүчегә укыдым, белгечлегем буенча эшләргә өлгердем. Аннары “Таттелеком”га, тора-бара юл төзелеше идарәсенә күчтем. Эш җиңел булмаса да, монда миңа ошый. Мин гади эшче – җәй көне юл билгеләре куябыз, трактор эшкәртә алмаган юл кырыйларындагы үләнне чабабыз, кышын павильоннарны һәм барьер киртәләрен кардан чистартабыз. Авыр хезмәт дип әйтергә була, ләкин миңа ошый. Коллективыбыз яхшы, хезмәт хакы әйбәт, эшләү өчен менә дигән шартлар булдырылган. Юлларны да тәртиптә тотабыз, моның өчен кешеләр безгә рәхмәтле.

Илдар Шәрәфиев эшен юл төзелеше идарәсенең иске базасында эретеп ябыштыручы булып башлаган, ләкин берничә елдан кыскартуга эләккән.

– Гипс руднигына киттем һәм шахтада 6 ел эшләдем, – ди Илдар Миначтин улы. - Эретеп ябыштыручы буларак та ташламага ия стаж тупладым һәм 55 яшьтә пенсиягә чыктым. Рудниктагы эштән киттем һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенә машина йөртүче булып урнаштым, балаларны төрле бәйгеләргә һәм олимпиадаларга йөрттем. Узган ел, җитәр дип, эштән китәргә булдым. Эштән киттем, ләкин юл төзелеше идарәсенең кадрлар бүлеге белгече Әсфирә мине эретеп ябыштыручы булып килергә күндерде.

Әлбәттә, яңа базада эшләү өчен шартлар бик яхшы. Ангарларда җылы, барлык уңайлыклар бар, кайнар туклану оештырылган. Бераз эшләргә булдым әле, предприятиегә дә ярдәм, миңа исә – пенсиямә өстәмә.

Ангарда да, юлда да эшлим – нәрсәне ремонтларга кирәк, мин шунда. Юл билгеләрен төзәтәм, павильоннарны ремонтлыйм. Ә ангарда вак-төяк техниканы көйлим, шуңа күрә, эшсез утырмыйм.

Әсфирә Галимова белән без күптән таныш –  90 нчы елларда ул типографиядә эшләде. Кыскартылганнан соң эшсез калды, бер ел хезмәт биржасында исәптә торды. Юл төзелеше идарәсендә секретарь урыны барлыкка килгәч, шунда эшкә урнашты.

– Мәктәптән соң мин товар белгече-кассир һөнәре алдым, ләкин сәүдәдә эшләү миңа ошамады, - ди Әсфирә Илсур кызы. - Аннары кияүгә чыктым, улым туды һәм берничә ел өйдә утырдым, улымны тәрбияләү белән мәшгуль булдым.

Юл участогына 23 ел элек эшкә килдем. Эш җиңел түгел, әмма эшчеләр өчен яхшы шартлар булдырылган, бәлки, шуңа күрә дә моннан беркем дә китмидер. Секретарь булып озак эшләмәдем, кадрлар хезмәтенә күчерделәр, ә 2015 елдан склад мөдире вазифасы да өстәлде.

Иртән мин эшчеләргә алыштыру өчен юл билгеләре, ягулык-майлау материаллары һәм башкаларны биреп җибәрәм. Барысы да эш участокларына таралгач, кадрлар эше белән шөгыльләнәм. Ирем полициядә эшләде, лаеклы ялга иртә чыкты, мин аны бирегә эшкә чакырдым. Васил хәзер биредә машина йөртүче булып эшли. Предприятиебез яхшы, ышанычлы, хезмәткәрләребез бар эшкә дә оста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев