Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Идел яры инде элеккечә булмаячак

Кама Тамагында Идел ярын ныгыту буенча өченче чират төзелеш эшләре дәвам итә.

Эшне «Аркада - Стройинвест» ҖЧҖ подряд оешмасы алып бара.

Без прораб Илфат Габдерәхимов белән сөйләштек.

- Терәк дивар өчен баганалар кагуны кышкы чорда башкардык һәм февральдә тәмамладык. Кар эрегәч, җир эшләре башланды. Хәзерге вакытта инерт материаллар кайтарту һәм бушату дәвам итә. Гомумән алганда, терәк дивар төзү өчен 50 мең тонна ком һәм 100 мең тонна гранит вак таш кайтартылды.

Бер үк вакытта эшчеләр төзелеш мәйданчыгын өрәңге куакларыннан чистарта.

Хәзерге вакытта «Камский трофей» кунакханәсе глемпингы территориясенә кадәр шпунт кагылган. Дивар буйлап җир сөзәклеге формалаштырыла. Дивар һәм сөзәклек арасында ком һәм вак таш катламнары түшәләчәк. Нәтиҗәдә яр буйлап төрле биеклектәге ике юл: җәяүлеләр һәм автомобиль юллары сузылачак, алар яшел калкулык белән бүленә. График буенча төзелеш эшләре быел тәмамланырга тиеш.

Иделгә керү урыны элеккеге култыкта булдырыла. Яр буенда ял итү елгадагы суның түбән дәрәҗәсендә генә мөмкин булачак, югыйсә су баганаларга кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X