Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Юлларны төзиләр дә, ремонтлыйлар да

Казан-Ульян-Кама Тамагы трассасы участогында быел 2,2 километр озынлыктагы юлга капиталь ремонт ясалачак һәм 2,5 километр яңадан төзеләчәк.

Тәмтегә җитәрәк, трасса буйлап юлның өченче чираты төзелгән вакытта дублер юл барлыкка килде. Быел гомуми озынлыгы 6,4 километр булган участок заказчыларга тапшырылачак. 2,5 километр озынлыктагы яңа участок төзелеше инде башланды.

- Без иске асфальтны чокыдык, тулы күләмдә җир эшләре башкарачакбыз һәм барлык катламнарны, юл төзелеше технологиясе буенча салачакбыз, - дип хәбәр итте юл төзелеше идарәсе инженеры Илнар Дәүләтшин. - Димәк, участокта юл тулысынча алыштырылачак.

Бер үк вакытта әлеге трассаның Красновидово авылы буенча урнашкан 2,2 километр озынлыктагы участогында «Сыйфатлы имин юллар» программасы буенча эшләр алып барыла. Хәзерге вакытта биредә ремонт ясала. Барлык чокырчыклар чистартыла, битум белән эшкәртелә, аннары аларга асфальт түшәлә. Бу этап тәмамланганнан соң монда ике катлам асфальт җәеләчәк. Шулай итеп, бу төзелеш сезонында трассаның 5 километры норматив таләпләргә туры китереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев