Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Тагын ике объект файдалануга тапшырылды

Җомга көнне районда тагын бер вакыйга булды: Куйбышев Затонда яңа объектлар - модульле ФАП һәм минифутбол уйнар өчен ясалма өслекле спорт мәйданчыгы тапшырылды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин тантананы ачып, әлеге фельдшер-акушерлык пунктының районда республика программасы буенча төзелгән бишенче объект булуын билгеләп үтте. Спорт мәйданчыгы белән дә шулай ук....

Җомга көнне районда тагын бер вакыйга булды: Куйбышев Затонда яңа объектлар - модульле ФАП һәм минифутбол уйнар өчен ясалма өслекле спорт мәйданчыгы тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин тантананы ачып, әлеге фельдшер-акушерлык пунктының районда республика программасы буенча төзелгән бишенче объект булуын билгеләп үтте. Спорт мәйданчыгы белән дә шулай ук. Әлеге программалар берничә ел эшләячәк һәм район торак пунктларында тагын берничә яңа объект пәйда булачак. Ул шулай ук быел республика җитәкчелеге катнашында Бәрлегуҗада клуб, Олы Кариледә ФАП һәм ветеринария амбулаториясе, бу атнада Тәмтедә һәм раойн үзәгендә, Тенештә капиталь ремонттан соң балалар бакчалары ачылуын искә төшерде. Моннан тыш, торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларына капиталь ремонт үткәрелә. Киләсе елга да программа каралган.

Үзәк район дәваханәсе баш табибы Ильяс Миңневәлиев республикада сәламәтлек саклау тармагына ярдәм итү буенча күләмле эш алып баруы хакында әйтте. Аннары ике объектта да ал тасмалар киселде. Затонда яшәүчеләр яңа ФАПны карадылар һәм яңа мәйданчыкта күргәзмә матч үткәргән яшь футболчылар өчен җан атып тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев