Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Әлеге һөнәр кешеләрдә уңай хисләр уята, аеруча эш яхшы барганда.

Безнең районда төрле республика программалары буенча социаль өлкә объектлары төзелә, мәктәпләр һәм торак биналар ремонтлана, яңа кибетләр һәм ФАПлар барлыкка килә, юллар төзелә. Эшкә уннан артык төзелеш фирмасы җәлеп ителгән.

Мәсәлән, Кама Тамагындагы Комаров урамы, 20 нче йортка капиталь ремонтны “Рост” ПСК төзелеш фирмасы ясый. Биредә эш инде тәмамланып килә. Бинаның тышкы ягын сайдинг белән тышлап бетерәсе калган. Субподрядчылар подъездлардагы тәрәзәләрне алыштырырга керешкәннәр.

Куйбышев Затонында Парк урамы, 3 нче йорт фасадын “Премиум” төзелеш фирмасы ремонтлый. Биредә эшләр әле башланып кына китте.

“СтройСити” фирмасы төзүчеләре Көрәле авылындагы модульле фельдшер-акушерлык пункт бинасын җыйганнар.

– Объектны тапшыру датасы инде билгеле – 23 август, - диде Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин. – Шулай да төзүчеләрнең бинаның эчке ягында эшлиселәре, җиһазларны урнаштырасылары, су кертәселәре, канализацияне көйлиселәре бар. Шулай ук якын-тирә территорияне төзекләндерергә, бинага җылылык һәм электр кертергә, территорияне коймалап алырга кирәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова районга соңгы килүендә «АР Строй» фирмасы төзүчеләренең район мәктәпләрендә уздырган ремонт эшләренең сыйфатын югары бәяләде.

– Мин мәктәпләрне ремонтлауга һәрчак таләпчән карыйм, әмма сезнең эшегезгә каныгырлык түгел, афәрин, - диде Татьяна Петровна.

Районда "Татарстан диңгезе" проектын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә. Юрий мәгарәсе янындагы визит үзәгенең фундаменты монтажланган. Лобач тавы территориясендә субайлы фундамент урнаштырылган, шулай ук ял итүчеләр өчен күрсәткечләр һәм эскәмияләр дә бар. Бу эшне график буенча «Цэх» фирмасы башкара.

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланып килә, аны «Вираж плюс» фирмасы башкара. Кама Тамагында ишегалларында МАФлар урнаштырасы калды, Куйбышев Затонында тротуарларны һәм керү юлларын монтажлау эше дәвам итә.

Республика программасы буенча Бәрлегуҗа авылында кибет төзелеше тәмамланып килә. Бу эшне «Рост» ПСК төзүчеләре уңышлы башкара.

Районда объектлардан тыш, Кама Тамагы, Балчыклы, Кече Карамал, Бәрлегуҗа, Кыртапада суүткәргеч челтәрләр һәм суүткәргечләр төзү дәвам итә. Җиде торак пунктта урамнардагы электр лампалары яңартыла. Шушы көннәрдә район үзәгенең дүрт урамында һәм елгачылар поселогындагы бер урамда муниципаль юлларны асфальтлау өчен подрядчылар билгеләнәчәк. “Татавтодор” көче белән үзәк район хастаханәсе янындагы мәйдан норматив хәлгә китерелде. Район үзәгенең биш урамында һәм Тәмте авылының бер урамында юлларга таш түшәләчәк. Туфан Миңнуллин мемориаль-музей комплексын ремонтлау, яр буен ныгыту, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын һәм башка объектларны төзү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев