Сагынып көттек ел буе
24 декабрьдә район үзәгендә мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысы ачылды.
Балалар, аларның ата-аналары, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре матур тамаша карарга җыелды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бүген без Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләгән. Әкият персонажлары, узып баручы һәм киләсе елның төп символлары Аждаһа һәм Елан, Кыш бабай...