Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 16 октябрь 2012 яңалыклары

    • 16 октябрь 2012 - 09:53
      Бер җылы сүз җитә аларга
      Картлык һәркемгә килә. Берүк аны олыгайган көннәрдә күңел тынычлыгы, балалар, оныклар янәшәсендә, аларның игътибарын, ихтирамын тоеп, узганда кылган матур эш-гамәлләргә сөенеп каршылап яшәргә язсын. Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителеп үткәрелә торган өлкәннәр көне дә аларга хөрмәт күрсәтү, җылы сүзләр, изге теләкләр җиткерү өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Кече Карамал авылында бу...
    • 16 октябрь 2012 - 09:51
      Тарихны онытмаска иде
      Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди борынгылар. Авторның язмасы үз тормышын чагылдырса да, бу - шул чорның язмышы, тарихка кереп калган еллар. Нариман аганың авыр еллар аша узган гомере ныклык, чыдамлык, сабырлык алып килгән. Шуңа күрә без-яшьләргә тарихны күзалларга ярдәм итә, игътибарга лаек. (Дәвамы) Кышын хөкүмәт тарафыннан җиткерелгән наряд - урман...
    • 16 октябрь 2012 - 09:47
      Алар яшьләргә үрнәк
      Лаеклы ялга чыкканнан соң тормыш бетми, киресенчә башланып кына китә. "Россия пенсионерлар союзы" район бүлекчәсе членнары- хөрмәтле пенсионерлар башкаларга оптимистлык үрнәге күрсәтеп һәм үзләре өчен зур канәгатьләнү алып, мәдәни-масса һәм спорт чараларында актив катнашып, моны үз үрнәкләрендә ачык күрсәтте.
    • 16 октябрь 2012 - 09:43
      Күңел җылысы белән
      24 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда «Күңел җылысы белән» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрелде. Аның максаты - балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, аларда позитив социаль кыйммәтләр формалаштыру.
    • 16 октябрь 2012 - 09:42
      Электр өчен яңача түлибез
      РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар һәм торак йортлар милекчеләре һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында»гы 354нче карары нигезендә, сентябрьдән коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Һәр хезмәт ике өлешкә бүленәчәк. Фатир эчендә кулланылган коммуналь хезмәтләргә һәм гомумйорт ихтыяҗларына тотылган хезмәтләр өчен аерым түләнәчәк.
    • 16 октябрь 2012 - 09:40
      Традицияләр үзгәрмәде
      Халыкара туризм көненә багышлап спорт ориентлашуы буенча районара беренчелек узды. Юл, табигать һәм сәяхәт итәргә яратучылар Халыкара туризм көнен билгеләп үтте. быел ярыш географиясе киңәйде - безнең клубка Югары Ослан районының Татар Борнашы мәктәбе командасы кушылды. Ярышларда Тәтеш районы, Кама Тамагы урта, Затон урта мәктәпләре һәм кадет мәктәп-интернаты командаларыннан 60лап...
    • 16 октябрь 2012 - 09:37
      Чисталык дәресе
      Районның гомумбелем бирү учреждениеләре ««Планетаны чүп-чардан чистартыйк» дип аталган Бөтендөнья акциясенә багышланган «Чисталык дәресе» республика табигатьне саклау экологик-белем бирү акциясендә катнашты.
    • 16 октябрь 2012 - 09:35
      Яңа уңыш
      8 октябрьдә Казанда Г. Камал исемендәге ТДАТта яшь башкаручыларның "Татар моңы" II Халыкара телевизион конкурсы булды.
    • 16 октябрь 2012 - 09:30
      Яшьгвардиячеләр - тарихи-мәдәни мирасны яклау ягында
      Узган атна ахырында безнең районда "Яшь гвардия" берләшмәсе активистлары делегациясе булды.
    • 16 октябрь 2012 - 09:29
      Гомуми проблемаларны бергә хәл итәбез
      Узган пәнҗешәмбедә Кирельск һәм Сөйки авылларында район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән очрашуларның соңгы циклы булды. Сөйки мәдәният йортында кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, сөйкилеләрнең проблемаларын яхшы белә, озак вакыт хәл ителүче мәсьәләләр район җитәкчелегенең контролендә тора. Агымдагы елның 9 аена отчет...
    • 16 октябрь 2012 - 09:28
      Көзге сөт
      Малларны кышкы абзарларда асрауның икенче ае бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бер сыердан уртача көнлек сөт савып алу 9 килограммнан кимрәк: «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 8,8 кг сөт савалар, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,6 кг.га артык....
    • 16 октябрь 2012 - 09:27
      Балалар бакчасында - Өлкәннәр көне
      Күптән түгел район үзәгенең 2нче балалар бакчасында Өлкәннәр көненә карата «Без сезне яратабыз» дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда балаларның әби-бабайлары оныклары чыгышын карап кына калмыйча, үзләре дә тәрбияче Галия Афонина үткәргән төрле конкурсларда актив катнашты. Ахырдан әбиләр оныкларын тәм-том белән сыйлады.
    • 16 октябрь 2012 - 09:26
      Гриппка каршы вакцинация
      Республикада гриппка каршы вакцинация башланды. ТРда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, республика халкының 20-25 проценты ел саен шундый прививка ясата. Хәзер гриппка каршы прививка бердәм прививкалар календарена кертелде һәм, әгәр медицина чикләүләре булмаса, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен мәҗбүри. Үзәк район сырхауханәсенә гриппка каршы вакцина якын арада кайтартылачак....
    • 16 октябрь 2012 - 09:25
      Хокук тәртибе сагында
      РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлекнең «Кама Тамагы» полициясе бүлекчәсе октябрь аенда кайбер кисәтү операцияләренә йомгак ясалды. 10 октябрьдә «Уңыш» операциясенә йомгак ясалды, 12 октябрьдә «Нелегал» операциясе тәмамланды, «Контрафакт» һәм «Арсенал» операцияләре вакытында закон бозган гражданнар ачыкланды һәм административ җавапка тартылды. «Мәк» операциясенең еллык икенче этабы башланды, ул 31...
    • 16 октябрь 2012 - 09:24
      Безнекеләр алда
      Узган дүшәмбедә «Акчарлак» спорт комплексында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча спартакиаданың республика этабы үткәрелде. Ярышларда алты төрдә: кул көрәше, АКМ-74не сүтеп-җыю, тартылу, гер күтәрү, идәннән этәрелү, йөгерүдә алты район командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнекеләр - Кама Тамагы беренче урынны алды, икенче урында -Тәтеш, өченче - Кайбыч, дүртенче - Апас, бишенче...
    Реклама