7 август 2012 яңалыклары
-
Изге айда – изге гамәл
Мөселман дөньясы уразада! Тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәлләребез кабул булсын иде! Язмамны да һәр гаиләгә исәнлек-саулык, балаларга иман ныклыгы, илебезгә тынычлык насыйп булсын, дип башлыйм.
-
Концертка бардылар
Районыбызның алты муниципаль берәмлегеннән 12 хезмәт ветераны Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Салават концертында булды. Моның өчен алар район хакимияте җитәкчелегенә һәм әлеге чараны оештырган республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәковка рәхмәтле. Әлеге чара ветераннар советы оешуның 25 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.
-
Яңа Сала әбиләре
7 июль коне Коркачыкта «Орчык бәйрәме" узды.
-
Азан тавышы ишетүе рәхәт
Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин төзеткән мәчеттә азан тавышы ишетелә. Яшь имам хатыйб Илдус Мөхәммәдуллинның азан әйтүен Туфан абый үзе исән чакта ишетеп сөенеп куйган иде. Узган җомгада шунда ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда иң элек авылдашыбыз, районыбызның мөхтәрәм кешесе - Туфан абый рухына дога кылынды. Табынны да авыл халкы бердәм...
-
Мәчеткә нигез ташы салынды
Редакциядә Олы карамал авылыннан муллалык вазыйфасын башкаручы Миндил Мөхәммәтшин булып, үзенең шатлыгы белән уртаклашып чыкты. Ниһаять, 1 август көнне, Олы Карамал авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынган. Ул элеккеге мәчет урынында булачак. "Бу көнне эш гөрләп торды,-ди Миндил абый. - Аллага шөкер, ниятләгән бу эшне башкару өчен транспорт та, кешеләр...
-
Оригинал
ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район үзәгендә яшәүче К. гадәти булмаган алым белән котларга була. Моның өчен ул үзенең ак төстәге ВАЗ-2114 маркалы автомашинасы түбәсенә зәңгәр төстәге маяк куя. Кешеләр күрсен диптер инде, героебыз машинасын Карл Маркс урамында калдыра. Аның гамәлен бәяләп, тәртип сагында торучылар маякны алырга тәкъдим итәләр, әмма...
-
Суда куркынычсызлык өчен
Узган җомгада авылара үзәк китапханәдә ТР буенча РФ МЧС ГИМС үзәге бүлекчәләре һәм участоклары өлкән дәүләт инспекторларының өйрәнү җыены булды.
-
Кыр вахтасы
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә. Кичәге көнгә тулаем район буенча игеннәр 12906 гектардан җыеп алынган, бу планның 47 процентын тәшкил итә. Узган көндә игеннәр нибары 871 га.дан җыеп алынган, югыйсә эш графигы буенча ике тапкырга артык булырга тиеш. Ленин исемендәге хуҗалыкта игеннәр мәйданнарның 57, «Кама Тамагы»...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Савым көтүен җәйләүләрдә асрау дәвам итә. Арзан азыкларда мөмкин булганча күбрәк продукция алып калырга тырышырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек иң югары савым - 13,5 килограмм Ленин исемендәге хуҗалыкта, бу узган ел белән чагыштырганда 2,3 килограммга артык. «Кама Тамагы» АХПда...
-
Комбайнчылар бүләкләнде
Узган якшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев 31 июльдән 3 августка кадәр ашлык суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән - шартлы комбайнга күчергәндә 150 тонна ашлык суктырган "Кама Тамагы" АХПның Бортас бүлекчәсе комбайнчысы Александр Вятчинга районның күчмә флагын тапшырды. Шулай ук балтачтан Илдус Нотфуллин (149), Иске Барыштан Фаяз Бакиров (148) бүләккә...
-
Беренче этап
Бүген Тәтештә 45нче бер мандатлы Апас сайлау округы буенча 4нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауга депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатураларны ачыклау буенча очрашу-тавыш бирү булды.