Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оригинал

ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район үзәгендә яшәүче К. гадәти булмаган алым белән котларга була. Моның өчен ул үзенең ак төстәге ВАЗ-2114 маркалы автомашинасы түбәсенә зәңгәр төстәге маяк куя. Кешеләр күрсен диптер инде, героебыз машинасын Карл Маркс урамында калдыра. Аның гамәлен бәяләп, тәртип сагында торучылар маякны алырга тәкъдим итәләр, әмма...

ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район үзәгендә яшәүче К. гадәти булмаган алым белән котларга була.
Моның өчен ул үзенең ак төстәге ВАЗ-2114 маркалы автомашинасы түбәсенә зәңгәр төстәге маяк куя. Кешеләр күрсен диптер инде, героебыз машинасын Карл Маркс урамында калдыра. Аның гамәлен бәяләп, тәртип сагында торучылар маякны алырга тәкъдим итәләр, әмма машина хәрәкәт итми бит, дигән сылтау белән, катгый рәвештә ул баш тарта. Гражданин К. «Миңа шулай ошый» дип үзенчә аңлатма да таба.
Мондый тормыш позициясен аңлап, полиция хезмәткәрләре ашыгыч арада аңа карата административ закон нормаларын кулланырга була. Мондый итагәтле мөнәсәбәттән батыраеп киткән гражданин К. поселок халкының барысының да аның полицияне яратканын күрмәде, дип хәл итә дә, маяк куелган автомашинасы белән чыгарга уйлый. Кама Тамагында яшәүчеләр төнге урамда теркәү номерлары булмаган, зур тизлектә чаптыручы машинаны күреп гаҗәпкә кала. Полиция хезмәткәрләренең туктарга дигән законлы таләпләренә К. колак та салмый. Нәтиҗәдә, Киров урамында куышу башлана һәм автомашина тоткарлана. Ярый әле төнлә урамда балалар уйнамый. Әлеге акция гадәти тәмамлана: шофер тоткарланып, полиция бүлегенең тоткарланучыларны ябу камерасына утырталар, машинасы махсус тукталышка куела, ә хуҗа кешегә исә шактый күләмдә штраф салына һәм 1 ел да 6 айга транспортка идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X