Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге айда – изге гамәл

Мөселман дөньясы уразада! Тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәлләребез кабул булсын иде! Язмамны да һәр гаиләгә исәнлек-саулык, балаларга иман ныклыгы, илебезгә тынычлык насыйп булсын, дип башлыйм.

Рамазан ае дәвам итә. Август аеның беренче шимбәсе авылдашларыбыз өчен истәлекле көн - авыл бәйрәме көне. Ул узган ел да һәм быел да уразага туры килде.
Без үзебез - дөньяның шушы хәленнән гыйбрәтләр аласы бар, дип яшәүче өч көнлек фани дөнья бәндәләре. Барачагыбыз, бакыйлыкка күчәчәк мизгелебез бер дә истән чыкмый! Бүгенге көндә күпме авылдашларыбыз кара туфрак юрганы астында ята. Мәрхүмнәр арасында гомерләре яңа чәчәк аткан чакта ук өзелгәннәре, гомерләренең кыл уртасында киткәннәре, бәрәкәтле озын гомер юлы үтеп, бәхетле үлем белән үлгәннәре дә бар...
Дистә елга якын шушы авыл бәйрәмен оештыручы туганым Миләүшә белән Рамазан аеның бер көнендә - 4 августта ахирәт дөньясындагы авылдашларыбызның каберләрен зыярәт кылырга барырга булдык. Ир-егетләребез Наил, Радик, Гомәр, Газиз һ.б.лар зират өсләрен тәртипкә китерде, ауган агачларны кистеләр, ә без - Мәдинә абыстай, Рәхимә абыстай, Ләлә, Суфия, Минзифа һ.б.лар - үз чиратыбызда, мәрхүмнәр рухына Коръән аятьләре укып, дога кылдык. Зират өсләрендәге агач яфраклары, безнең догабызга кушылган кебек, моңсу һәм әкрен генә лепердәшеп торды. Бу гамәлебез берүк Аллаһның ризалыгы өчен булсын иде, Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X