Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчеткә нигез ташы салынды

Редакциядә Олы карамал авылыннан муллалык вазыйфасын башкаручы Миндил Мөхәммәтшин булып, үзенең шатлыгы белән уртаклашып чыкты. Ниһаять, 1 август көнне, Олы Карамал авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынган. Ул элеккеге мәчет урынында булачак. "Бу көнне эш гөрләп торды,-ди Миндил абый. - Аллага шөкер, ниятләгән бу эшне башкару өчен транспорт та, кешеләр...

Редакциядә Олы карамал авылыннан муллалык вазыйфасын башкаручы Миндил Мөхәммәтшин булып, үзенең шатлыгы белән уртаклашып чыкты. Ниһаять, 1 август көнне, Олы Карамал авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынган.
Ул элеккеге мәчет урынында булачак. "Бу көнне эш гөрләп торды,-ди Миндил абый. - Аллага шөкер, ниятләгән бу эшне башкару өчен транспорт та, кешеләр дә җитәрлек булды. "Фоника гипс" ООО генераль директоры Миндил Шәмсетдинов цемент, район үзәгеннән шәхси эшмәкәр Илфат Гыйльманов трактор, Шамил Хәйретдинов экскаватор белән ярдәм иттеләр. Өмәдә Артур Әхмәтҗанов, шәхси эшмәкәр Рөстәм Халитов, бертуган Марсель һәм Алмаз Гыйззәтовлар, Исфан Дәүләтшин бик актив булдылар. Әлбәттә, рәхмәт сүзе биредә телгә алынмаган һәркемгә. Изге Рамазан аенда кылган изгелекләреннән Аллаһы Тәгалә разый булсын, яхшы гамәлләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Инша аллаһ, эшне шундый изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән тулысынча башкарып чыгарбыз, безнең авыл өстендә дә азан тавышы яңгырар, бергәләп җомга намазлары укырбыз, дини йолаларыбызны башкарырбыз, дигән өмет белән яшибез. Бүгенге көндә мәчет төзелеше өчен счетка акча күчерүчеләр дә шактый.
Тагын бер кат барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм. Изге эштә бергә һәм бердәм булыйк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев