Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суда куркынычсызлык өчен

Узган җомгада авылара үзәк китапханәдә ТР буенча РФ МЧС ГИМС үзәге бүлекчәләре һәм участоклары өлкән дәүләт инспекторларының өйрәнү җыены булды.

«Булгария» теплоходы һәлакәтеннән соң без Кама Тамагы районында 16 көн коткару эшләре алып бардык. Һәлак булганнарның истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, ә мондый фаҗигалар башка бер җирдә дә кабатланмасын иде." ГИМС бүлеге җитәкчесе Илһам Насыйбуллин үз чыгышын шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
ГИМС Лаеш участогы өлкән дәүләт инспекторы Рөстәм Ибраһимовны хезмәттәшләре юбилее белән котлады, Илһам Әдип улы аңа озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Газета хәбәрчесе ГИМС бүлеге җитәкчесе Илһам Насыйбуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
-Кама Тамагы районында ГИМС участогын ачу идеясе узган елгы һәлакәтнең техник - коткару чараларыннан соң барлыкка килде. Татарстан республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хабибуллин алга шундый бурыч куйды: инспектор участогының кирәклеге ачык күренә, биредә ике зур елга бергә кушыла, акватория территориясе бик зур, болар барысы да оператив эш таләп итә. Бүгенге көндә Кама Тамагы участогы үз бурычларын башкара. Баш идарә аңа эшендә ярдәм итеп тора. Офиска бүлмә бирелде. Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәр эштә зур ярдәм күрсәтә. Универсиадага өстәмә техника кайтартылачак һәм Кама Тамагы районы да читтә калмаячак, - диде Илһам Әдип улы.
Бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, республика сулыкларында батып үлүчеләрнең күбесе суга исерек килеш кергән. Шулай ук коенырга яраклаштырылмаган урыннарда су коенучылар да бар. Ата-аналарның балаларына ваемсыз караулары нәтиҗәсендә батып үлүчеләр дә булды.
Шул ук вакытта республика программасы буенча киләчәктә муниципалитетлар хисабына җәмәгать коткаручылары постлары да төзеләчәк.
Ахырдан җитәкче узган елда коткаручыларның эшен тәэмин итүдә район җитәкчелегенең тоткарлыксыз эшен, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүен ассызыклады.
Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илдар Рамазанов катнашты.
Ул безнең районда участок ачкан өчен рәхмәт белдереп, барлык инспекторларга су объектларында кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча үзләренең һөнәри бурычларын башкаруда уңышлар теләде.
Аннан соң эш моментлары тикшерелде, анда кисәтү эшенең нәтиҗәлелеге искәртелде - әңгәмәләр, балалар һәм өлкәннәр катнашында акцияләр үткәрү, куркынычсызлык мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртып тору кирәк. Бу планда Илһам Әдип улы Кама Тамагы участогы эшен уңай билгеләде.
Ахырдан дәүләт инспекторлары Сөйки кичүендәге мемориаль комплекста булдылар, "Булгария" теплоходында һәлак булучыларга Хәтер стенасына чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X