Яңа Сала әбиләре
7 июль коне Коркачыкта «Орчык бәйрәме" узды.
Аны оештыручы Татарстанның халык Иҗаты йорты булды. Кама Тамагының Яңа Сала түтиләре бөтен халыкны сокландырды.
Алар яшьлекләренә кайткандай булдылар, орчык эрләп, гармунда уйнап, биеп-җырлап, үзенчәлекле чыгышлары өчен махсус призлар алдылар. Концертта да катнаштылар әле, Гран-прига лаек булдылар. Инде хәзер Самарага да барырга бар исәпләре. Бу күңелле эшне клуб мөдире Ләлә Мотыйгуллина әзерләде. Аңа зур рәхмәт. Ә якташлар җәмгыятеннән Нәсимә ханым Носрат кызы түтиләр белән бергә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев