Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәрби операциядә катнашучы кубогына сигезенче турнир

Көрәле авылында туып үскән Рафис Сабирҗанов инициативасы белән районда берничә елдан бирле хоккей турниры уза.

Бу ел да искәрмә түгел. Исегезгә төшерәбез, Рафис Сабирҗанов контракт буенча Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ләкин бу инде традицион булган турнирны уздырмауга сәбәп була алмый. Яңа ел ялларында Үзәк стадионда Рафис Сабирҗанов кубогына хоккей буенча ачык турнир узды. Анда Кама Тамагы, Куйбышев Затоны һәм Апас командалары катнашты.

Киеренке көрәштә беренче урынны «Затон» хоккейчылары, икенче урынны «Метеор» (Кама Тамагы штп), өченче урынны Апастан «Легион» командасы алды.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде.

- Без Рафис Сабирҗанов исемендәге хоккей турнирын сигезенче тапкыр үткәрәбез, - диде спорт, яшьләр сәясәте һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов. - Бу көннәрдә якташыбыз контракт буенча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ләкин барыбер үзенең традицион турнирын уздырырга булды һәм безгә аны оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Без Рафис Рафаэль улына рәхмәтле. Һәм аңа гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы барлык Россия хәрбиләренә теләктәшлек белдерәбез. Без сезнең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев