Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген 21 март - көн белән төннең иң тигез көне
Төрки һәм фарсы телле халыклар өчен бу көн - Нәүрүз бәйрәме, төрки халыкларның яңа елы башланган көн.
-
Татлы тормыш ник кыйммәт?
Кибетләрдә инде өч атнадан бирле мөһим товарларны сатып алуда ыгы-зыгы хакимлек итә. Шикәр комына ихтыяҗ аеруча зур. Редакция хезмәткәрләре, район үзәгенең сәүдә нокталарында булып, кибетләрнең азык-төлек белән тәэмин ителешенә бәйле хәлне бәяләде.
-
«Инстаграм» тыелган сайтлар реестрына кертелде
Роскомнадзор “Инстаграм” социаль челтәрен тыелган сайтлар реестрына керткән.
-
Күпләргә – үрнәк, күпләргә – остаз!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылында туган. Димәк, бүген Президентыбызның юбилее!
-
25 августта Олы Мәрәтхуҗада зур бәйрәм булачак
25 августта – якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллинның туган көнендә аның туган авылы Олы Мәрәтхуҗада зур бәйрәм булачак.
-
Татарстанның иң иҗади татар кызы Кама Тамагыннан!
20 июнь көнне Казанда “Татар кызы-2018” бәйгесенең финалы булып узды. Анда безнең районнан Олы Кариле кызы Гөлүсә Зыятдинова катнашты.
-
Татарстанда сугышта катнашучыларның барысына да «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылачак
Татарстан Президенты сугышта катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 46 мең 177 кешене медаль белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
-
Кама Тамагы районы “Яшьлек” театр коллективы иң яхшылар унлыгына керде
“Идел-йорт” театр коллективлары арасындагы республика бәйгесенең зона этабы тәмамланды.
-
"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды
Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халкыбызны Тукайның туган көне һәм Туган тел көне белән котлап, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Туган тел көненә багышланган тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында бара. Габдулла Тукай...
-
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк. (Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык...
-
Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды
Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була. (Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә. Биредә апрель ахырына кадәр FIFA...
-
Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана
Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә. (Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Бүген көндезге уникедә FIFA.com/bilet сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы старт ала. Ул турнир төгәлләнгәнче дәвам итә. Бу хакта чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителә. 2017 елның сентябреннән FIFA.com/bilet сайтында 1 698 049 билет...
-
Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган. Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына Россиядә 2,2 миллионнан артык билет сатылган. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) билет департаменты башлыгы Фалька Эллерга сылтама белән "Чемпионат" хәбәр итә. Фалька Эллер сүзләренчә, FIFA дөнья чемпионаты матчларына...
-
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә эшлекле уен формасында укулар булып узды.
12 апрель көне Кама Тамагы татар урта мәктәбендә рус теле фәненнән телдән имтихан бирудә катнашучы мәктәп укытучылары өчен эшлекле уен формасында укулар булып узды. 13 апрельдә Затон, Кама Тамагы татар, Олы Кариле урта мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары республика күләмендә үткәрелә торган апробациядә катнашачак. Уңышлар телибез!