Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлегә йортларны су басу куркынычы янамый

Район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узган иде, анда су басу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча бурычлар билгеләнде.

Аерым алганда, җирлек башлыкларына һәм юл оешмалары җитәкчеләренә кар суларын вакытында агызу өчен юлларда һәм гидротехник корылмаларда суүткәргеч торбаларны кардан һәм боздан чистарту, боз каралту, елга үзәннәрендә куакларны кисүне оештыру, гидротехник корылманы билгеләнгән дәрәҗәгә кадәр бушату бурычы йөкләнелде. Идарәче компания җитәкчеләренә күп фатирлы йорт түбәләрен кар һәм боздан чистартырга, ГИМС хезмәткәрләренә язгы ташу вакытында су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында халык белән әңгәмәләр үткәрергә кушылды.

Метеорологлар әйтүенчә, узып баручы кыш бу гасырның иң карлы кышлары өчлегенә кергән. Февраль аенда кар, юеш кар һәм яңгырлар нормадан ике тапкыр диярлек күбрәк яуган.  Хәзер туфракның туңу тирәнлеге аз. Әгәр яз акрын гына килә икән, авыл хуҗалыгы өчен бу хәл уңай, дым җирне туендыра, әмма шуны истә тотарга кирәк, узган көздә җир кар яуганчы туңды, бу очракта су басу куркынычы бар. Синоптиклар фаразлавынча, март аенда Татарстанда уртача айлык температура нормадан бераз түбәнрәк булачак, әмма су басу инде үзен сиздерде.

Әлегә иң катлаулы участокларда хәл тыныч. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин мәгълүматлары буенча, Кече Салтыктагы гидротехник корылмада суны билгеләнгән режимда агызалар, суның тулуына юл куймыйлар. Калган барлык гидротехник корылмаларда да эш план буенча бара.

"Главтатдортранс" ДКУның сыйфатны контрольдә тоту һәм эшләрне кабул итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Дмитрий Толпекин мәгълүматлары буенча, «Волгодорстрой» ҖЧҖ подрядчысы яз башында район трассаларында суүткәргеч торбаларны чистартуга керешкән. Бүгенге көндә 300 торбаның 160 тан артыгы чистартылган.

Бишалаб авылында катлаулы хәл барлыкка килгән. Монда басулардан авылга су ага һәм урамнарны су баса. Авылга ике яктан да керергә була, ләкин торак пунктта чокырлар күп һәм аның үзәгендә ел саен өч йортлы утраучык кала, ул авылдан ике елга белән аерыла. Без Бишалабка бардык. Дүшәмбе көнне авылга керү авыр, урамнар буйлап елгачыклар ага иде. Шуңа күрә авыл халкы белән сөйләшү мөмкин булмады, әмма без алар белән телефон аша элемтәгә кердек.

- Авылда бу хәл инде күп еллар, - диде Бишалабта яшәүче Венера Хәбибуллина. - Бездә бакчаларны, сарайларны су баса. Барлык терлек азыгы хәзер суда.

- Авылга керү мөмкин түгел, су юл аша ага, суүткәргеч торба су күләмен күтәрә алмый, - дип саный Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев.

"Мин ул участокта булдым", - диде Дмитрий Толпекин. - Басулардан авылга су ага, торбаны алыштыру берни дә бирми. Монда проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк: дамбаны күтәртергә, кар суларын авыл аша үтә торган сулыкларга юнәлтү өчен су басуга каршы корылмалар төзергә кирәк.

Башка аеруча катлаулы участокларга килгәндә, Олы Салтыкта, яңа күпер һәм зур суүткәргеч торбалар булганга, су авылга зыян китерми, торакны су басуга юл куелмый. Уразлинода узган ел Үзәк урамда торак йорт ишегаллары су астында калган иде. Быел әлегә тыныч. Авылга керү юлында суүткәргеч торбаларны чистарту эшләре бара. Иске Барышта ел саен күперне су баса. Әлегә хәл контрольдә. Быел биредә күптән көтелгән яңа күпер төзеләчәк, ул күп еллар буена борчыган проблеманы хәл итәчәк.

ЕДДС җитәкчесе Алсу Гафиятуллина мәгълүматлары буенча, район буенча хәл контрольдә тотыла, бозны кисү һәм сулыкларда шартлату эшләре таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X