Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар икәү генә калды

Бөек Ватан сугышы фронтларына районнан 11664 кеше чакырылган, 5818 е һәлак булган, 5826 кеше әйләнеп кайткан. Быел Бөек Җиңүнең 78 еллыгын район ветераннары - Вазыйх Ногманов һәм Николай Макарычев кына каршылый.

Шунысы сөенечле – алар икесе дә үзләренең сугышчан юллары турында сөйли, хатирәләре белән уртаклаша ала.

Николай Михайлович 1926 елда Мордва Каратае авылында туган. 1944 елда, 18 яше тулгач, фронтка чакырыла.

- Фронтка китәр алдыннан Мари АССРдагы «Сурок» лагеренда өйрәнүләр үттек. Бер ай эчендә безне корал белән эш итәргә өйрәттеләр, хәрби киемнәр бирделәр һәм Варшавага җибәрделәр. Анда тагын бер ай Варшавадан 50 километр ераклыкта запастагы полкта тордык, - ди ул.

Николай Макарычев сугыш юлын намус белән үткән. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Венаны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Берлин шәһәре янындагы һәм шәһәрнең үзендә барган сугышларда кызыл армияче Николай Макарычев батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткән. Сугышның теләсә кайсы шартларында да ул бүлекчәне хәрби кирәк-яраклар белән өзлексез тәэмин иткән. 1945 елның 23 апрелендә сугышчыларга әйберләр китергән вакытта аңа 5 кешедән торган немецлар төркеме һөҗүм итә. Николай Михайлович, тиз арада граната боҗрасын тартып чыгарып, 3 немец солдатын юк итә, икесен әсирлеккә алып штабка китерә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен хөкүмәт бүләгенә – Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә.

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайлович Макарычев бүгенге көндә Мордва Каратае авылында яши. Озак еллар табигать байлыклары буенча баш киңәшче булган – урманнарга, басуларга йөреп, җиләкнең, чикләвекнең кайчан өлгергәнен, себерке әзерләргә вакыт җиткәнен әйткән. 

Николай Макарычев озак еллар  колхозда эшләгән, машина йөрткән, Тәтеш районы артелендә балыкчы булган.

Тормыш иптәше белән бергә алар дүрт бала тәрбияләп үстергән.

- Сигез оныгыбыз бар, ә оныкчыкларыбыз исәпсез, хәтта бер оныкчыгыбызның инде үзенең баласы бар, - ди Нина Яковлевна.- Ә узган елның сентябрендә бергә тормыш коруыбызның 70 еллыгын билгеләп үттек.

Николай Михайлович умартачылык белән шөгыльләнә, бу аның яраткан шөгыле. Ул авылдашларын бал белән сыйларга ярата. 

- 1945 елның 9 маенда мин Берлинда идем, - дип сөйли Николай Михайлович. – Ул көнне барлык хәрби гамәлләр дә туктатылды, бар дөнья тынып калды, шул вакыт без Җиңү килгәнен аңладык. Ә бер атнадан безнең хәрби частьне Берлиннан чыгардылар, ләкин без әле 6 ел тирәсе Германиядә хезмәт иттек. Бары 1950 елда гына илгә кайттым.

Николай Макарычевның әтисе дә фронтка киткән була, ул 1941 елда китә, ә 1942 елда аның һәлак булуы турында хат килә.

Соңгы елларда яшьләр, сугыш чоры җырлары башкарып, җылы сүзләр белән Николай Макарычевны Җиңү көне белән котлыйлар, автоузышларны район ветераннары хөрмәтенә багышлыйлар. Аларны ветеранның зәңгәр йөзлекле йорты каршы ала, ә аның ишекләре кунаклар өчен һәрвакыт ачык...

Конвой гаскәрләре бүлекчәләре башка частьләр белән бергә сугышның беренче сәгатьләреннән үк хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Мәсәлән, НКВД конвой гаскәрләренең 41 нче аерым бригадасы хәрбиләре Ленинградны саклауда һәм тылда хокукый тәртип булдыруда катнашалар. Бригаданың шәхси составы блокадалы шәһәрнең ил белән элемтәсен булдыра.

Брест ныгытмасын саклаучыларның берсе диварга: «Үләм, әмма бирешмим! Хуш, Ватаным! 20.VII.41 ел» дип язып калдырган. Бу язу конвой гаскәрләре батальоны казармасы диварында барлыкка килгән. Архивта хәрби хәбәр саклана, анда: «25 кызыл армияче белән ныгытылган каравыл, үз бурычын үтәгәндә, һәлак булды» диелгән. 

1941 елның июнендә конвой гаскәрләре хәрбиләре дошман диверсантларын һәм разведчикларын аулый, Минскта тәртип булдыралар, янгыннарны сүндерүдә катнашалар, хөкүмәт биналарын саклыйлар. Бригада даими рәвештә яңа солдатлар белән тулылана. 1944 елда алар сафына  Кама Тамагы районы Келәнче авылыннан Вазыйх Җиһанша улы Ногманов та килеп кушыла.

Вазыйх Ногманов гаиләдә төпчек бала булып үсә. Апалары инде үз гаиләләрен корган, шуңа күрә ата-ана улына зур өметләр баглый. Тик сугыш башлана. Малай гына булса да, Вазыйхка урман кисүдә катнашырга, ә аннары колхозда эшләргә туры килә. 1943 елда аңа нибары 16 яшь була.

- Без, яшьләрне, ФЗӨгә укырга җибәрәләр иде, минем анда барасым килмәде, хәрби комиссариатка бардым да фронтка җибәрүләрен сорадым, – дип искә ала Вазыйх Җиһанша улы. - Хәрби комиссар каршы килмәде һәм өйрәнүләргә җибәрде. 1944 елның мартында 17 яшемдә мин конвой гаскәрләренә эләктем.

252 нче конвой төркеме фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин иткән. Без сугышчыларга азык-төлек, хәрби кирәк-яраклар, кием-салым ташыдык. Йөк машиналарыбыз алгы сызыкка берничә километр гына барып җитми иде. Без машиналарга әйберләрне төяргә һәм бушатырга тиеш идек. Бу рейслардан бөтен кеше дә исән кайтмады. 

1945 елның 9 маенда Брест шәһәрендә идем. Бу көнне командирыбыз Николай Павлович Калинин барыбызга да сафка тезелергә кушты һәм сугыш тәмамлануы турында хәбәр итте. Без бу яңалыкка бик шат булдык, эшнең шуңа баруы алдарак та аңлашылган иде, шулай да балалар кебек куандык.

Әмма сугыш тәмамланганнан соң да, хәрби часть таркатылмый. 1946 елга кадәр солдатлар Белоруссиядә иминлек булдыруны дәвам итәләр. 1946 елда частьне Монголиягә, ә 1948 елда төньякка күчерәләр. Вазыйх Ногманов 1950 елда гына демобилизацияләнә.

 - Хәтта ул чакта да җибәрәсе түгелләр иде, әмма әти-әнием өлкән яшьтә булганга, кайтырга рөхсәт сорагач, җитәкчеләр каршы килмәделәр. Мин кайткач, әти-әни янында яшәгән апа белән җизни киттеләр, мин исә әти-әни янында туган йортта калдым. Соңрак бу урында яңа йорт төзедем, гаилә корып, балалар үстердек. Хәзер улымның гаиләсе белән яшим, оныкларымны бик яратам, оныкчыкларым да күп.

Вазыйх Ногманов гомере буе колхозда эшли. 17 ел дәвамында аның портреты мактау тактасында эленеп торган, хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнары белән бүләкләнгән, алар «Германияне Җиңгән өчен» медаленә өстәлгән.

Быел март аенда Вазыйх Җиһанша улы үзенең 96 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бөек Ватан сугышы ветеранының бүген дә үзенең сугышчан юлы турында сөйли алуы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев