Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татлы тормыш ник кыйммәт?

Кибетләрдә инде өч атнадан бирле мөһим товарларны сатып алуда ыгы-зыгы хакимлек итә. Шикәр комына ихтыяҗ аеруча зур. Редакция хезмәткәрләре, район үзәгенең сәүдә нокталарында булып, кибетләрнең азык-төлек белән тәэмин ителешенә бәйле хәлне бәяләде.

Гагарин урамындагы “Пятерочка” кибетендәге элек шикәр комы каплары тулып яткан киштәләрдә хәзер “Шикәр комы юк, кайчан булачагын белмибез” дип язылган җете сары төстәге язу эленеп тора. 
Кибет директоры Лилия Карпова ялда, аны администратор Алинә Әхмәдуллина алыштыра. 
-Соңгы тапкыр шикәр комын 12 мартта китерделәр. Кибеткә килограммы 57 сумнан 40 кг шикәр комы китерелде, аны 20 минут эчендә алып бетерделәр. Бүген тагын көтәбез, сәгать ничәдә булыр – белмим, - диде ул. 
Кибеттә товарлар алып йөрүче Балтачтан килгән Гөлфирә апа шикәр комын 76 сумнан сатып алуы турында әйтте.
-Безнең авылга шикәр комын һәм онны капчыклап эшмәкәр Фердинанд китерә. Шикәр комы бездә 95 сум тора, аны беркем дә алмый.
Куйбышев Затоныннан Рәсимә Сөйләйманова шикәр комын күптән алып куйган.
-Узган ел ике капчык алган идем, әле бетеп җитмәгән. Шуңа күрә кибеттән шикәр комы эзләп йөрмим. Тиздән барысы да җайланыр һәм бәясе төшәр дип уйлыйм, - диде ул.
“Магнит” кибетенә азык-төлек партиясе, шул исәптән шикәр комы да көнаралаш китерелә. Соңгы тапкыр бирегә товар 14 мартта кайтартылган, 16сына яңа партия көтәләр иде. 
-14 мартта шикәр комының килограммын 60 сумнан саттык,- диде кибет директоры Екатерина Мокшина. – 50 килограммлы партияне хәтта киштәләргә урнаштырырга да өлгермәдек, шунда ук алып бетерделәр. Шуңа күрә без бер кешегә 5 кг нан да артык бирмәскә дигән чикләүләр керттек, ә 15 марттан бу чикләүне 3 кг итеп үзгәртергә туры килде. 
-Мин бу ажиотажга бирелмим, - ди Кама Тамагыннан Фирдания Гобәйдуллина. – Азык-төлекне кирәк кадәр генә алам, еллык запаслар ясамыйм. Болар барысы да вакытлыча дип уйлыйм.
“Уют-Перекресток” кибетендә шикәр комының килограммы шимбә көнне 88 сум тора иде, аны да алып бетергәннәр
-“Магнит” белән “Пятерочка”да нәрсәдер бетсә, халык безгә килә, - ди сатучы Лилия Самойлова. – Без товарларны зур партияләр белән кайтартмыйбыз, шуңа күрә ихтыяҗ зур булган товарлар тиз бетә”.
“Эконом” кибетендәге сатучылар әлеге хәлгә борчылуларын белдерде.
-Бәяләрне без күтәрмибез, күмәртәләп сату складларында бәяләр көн саен гына түгел, сәгать саен арта, - ди Тәслия Галиева. - Хәзерге вакытта бездә шикәр комы бар, килограммы 88 сум. Кешеләр кыйммәтсенә, безгә аларның зарларын тыңларга туры килә, әмма бит без үзебезгә зыянга эшли алмыйбыз. Кайчан гына бетәр бу хәл? Пандемия вакытында андый ыгы-зыгы 3-4 көндә бетте, ә бу инде өченче атна дәвам итә. 
Автовокзал янындагы “Пятерочка”да шикәр комы бик күп иде. 


-Кибет складында ярты тоннага якын шикәр комы бар, - диде директор Гөлназ Гыйззетдинова. – Бер килограммы 73 сум 29 тиен тора. Кибеттә үз сәүдә маркабыз – “Селяночка” шикәр комы да сатыла, аның килограммы 58,99 сум. Ул да складта 100 килограмм тирәсе бар. Продукт күп булуга карамастан, ыгы-зыгы тәмамланганчы, бер кешегә 5 килограммнан да артык бирмибез. 
Киштәләрдә 1 кг (74,99 сум) һәм 5 кг лы (379,99 сум) каплар чыннан да күп иде, тик арзан бәядән шикәр комы күренмәде. 
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Альбина Хафизова икътисад бүлеге белән берлектә атна саен азык-төлекнең социаль мөһим 24 төрен мониторинглавы турында хәбәр итте. 
-Дүшәмбегә иң кыйммәтле шикәр комын “Эконом” тәкъдим итте – килограммы 95 сумнан. “Уют”, “Звениговский” кибетләрендә ул 88 һәм 87 сумнан сатылды, “Пятерочка”да – 72,59, “Магнит”та 60,79 сум. Без бәяләргә мониторинг ясыйбыз, ләкин бәяләр сәясәтенә йогынты ясый алмыйбыз, - диде ул.
Товарларга бәяләр нигезсез арткан очракта, район халкы кая мөрәҗәгать итә ала соң? Бәяләр артуга кагылышлы зарларыгызны Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә тапшыра аласыз. Кайнар линия телефоны: 8-843-238-30-59.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев