Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сулыкларда боз кату чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Суднолар йөри торган сулыкларда ел саен навигация ноябрь ахырында тәмамлана.

Бүгенге көндә республика су объектларында температура 4-5 градусны тәшкил итә, һава температурасы төшкәннән соң, боз кату процессы башлана. Эчке сулыкларда юка боз катламнары барлыкка килә. Биредә кече судноларның йөзүен туктату зарур.

Инспекторлык участогы кече судно хуҗаларына мөрәҗәгать итә. 2022 елгы навигацияне тәмамларга, кече судноларны сулыклардан чыгарырга һәм аларны кышкы саклауга күчерү эшләре уздырырга кирәк.

Боз кату чору якынлашу белән су объектлары ныгымаган боз өстенә чыгучы һәм, тыю билгеләре булуга карамастан, аяныч нәтиҗәләр турында уйланмаучы кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч барлыкка китерә. Сулыклардагы бәла-казаларның күпчелеге нәкъ менә боз кату яки эрү чорында була.

Боз кату чорында кешеләрнең боз астына китү очраклары: 2020-2021 1кеше үлгән, 46 кеше коткарылган; 2019-2020 елларда 5 кеше һәлак булган, 87 кеше коткарылган.

Боз астыннан балык тоту өчен елга өслегенә кешеләр күпләп чыга торган урыннардагы вәзгыятьне контрольдә тоту максатыннан, республиканың су объектларында боз кату чоры башлану белән тәүлек буе эшли торган коткару постлары куела.

Кама Тамагы инспекторлык участогының җаваплылык зонасы буенча аерым посты, «Славир 9У» судносын кулланып, «Кама киңлекләре» балык тоту базасында эшләячәк.

Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, дәүләт инспекциясе инспекторлары балык тотарга яратучыларга саклык чаралары турында искәртә: сулыкларга төзек булмаган көймәләрдә, бигрәк тә ПВХ көймәләрендә чыкмагыз, су температурасы түбән булганда, суднода боз катламы барлыкка килә. Мондый көймәгә боз кисәкләре зарар китерә; йөзү транспортына коткару чараларыннан башка (жилет, һ. б.) йөк төямәгез.

Салкын суда кеше үлеменең төп сәбәбе артык туңу һәм суга чумганнан соң беренче 5-15 минутта арта бара торган “салкын шок кичерү, шулай ук сулыш алу функциясе бозылу һәм тактиль тою сәләтен тиз югалту. Көймә янында булса да, кеше аңа мөстәкыйль рәвештә утыра алмый.

Ата-аналарга аерым үтенеч: балаларыгызны контрольдә тотыгыз, аларның кайдалыгын белегез, бигрәк тә боз каткан чорда төптән уйланмаган гамәлләр кылуны кисәтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев