Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үткәннәр аша буыннар арасында мәдәни сукмак

Олысалтыклылар элеккеге җырларны һәм йолаларны искә төшерү буенча проектны гамәлгә ашыра.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Олы Салтык авыл мәдәният йорты коллективы ТР Хөкүмәте грантларына «Чыганакларга мәдәни сукмак» проектын тәкъдим итте һәм «Мәдәни-ял итү эшчәнлеге» номинациясендә җиңүче булды.

«Мәдәният йорты – ул авылыбызда иҗатка сәләтебезне үстерә алырлык бердәнбер урын, – ди Олы Салтык мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрова. – Безгә теләгән һәркем килә. Клуб каршында «Сандугач» вокаль ансамбле оештырылды, ул туган авылыбыз Олы Салтыкта уза торган барлык чараларда катнаша. Без авылыбызның, шулай ук күршедәге Даныш һәм Олы Мәрәтхуҗа авылларының өлкән кешеләренә мәдәни сукмак салырга булдык. Бу мәдәни сукмак буенча атлап, «Сандугач» ансамбле әгъзалары өлкән буын кешеләре белән очраша, бергә халык җырларын, уеннарын, күңел ачуларын искә төшерәләр. Өлкән буын кешеләре рәхәтләнеп аралаша, белгәннәре белән уртаклаша һәм үз җирлегенең халык мәдәниятен саклауга үзенең дә катнашы барлыгын тоеп, горурлык хисләре кичерә». 

Әлеге проектның төп идеясе – авылда мәдәни тормышны активлаштыру, авылның өлкәннәрен дә, яшьләрен дә җыр сәнгатенә җәлеп итү. Бу «Сандугач» җыр коллективының алга таба үсешенә ярдәм итәчәк һәм шул ук вакытта авыл халкының иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен уңай шартлар булдырачак. Шул ук вакытта материал – җыр текстлары, уеннарның, күңел ачуларның тасвирламасы җыела, тиражлана һәм брошюралар рәвешендә чыгарыла. Бу – коллективның методик тупланмасы, аны кулланып, күрше авылларга, республиканың башка районнарына концерт белән барырга мөмкин.

Шулай итеп, «Чыганакларга мәдәни сукмак» проекты социаль әһәмияткә ия, чөнки аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл халкы районның да, республиканың да мәдәни һәм иҗтимагый тормышында активрак катнаша алачак. 

Вокал буенча дәресләр үткәрү һәм алга таба концертлар оештыру өчен 200 000 сум күләмендәге грант акчасына Олы Салтык мәдәният йорты иҗат коллективы баян, шулай ук ноутбук һәм проектор сатып алырга планлаштыра.

«Күп санлы репетиция- ләрдән соң безнең ансамбль концерт программасы белән үзебезнең районда да, күрше Югары Ослан, Тәтеш, Апас һәм Буа районнарында да чыгыш ясаячак, - диде Мәйсәрә Карибулла кызы. - Бу катнашучыларга тәҗрибә тупларга ярдәм итә торган концертлар, һәм шул ук вакытта алар тамашачылар арасында Татарстан халыкларының милли традицияләрен пропагандалау мөмкинлеге бирә».

Олы Салтык мәдәният йортының театр коллективы (сәнгать җитәкчесе – Лилия Заһидуллина) шулай ук ел саен «Идел-Йорт» фестивалендә актив катнаша. Олысалтыклылар татар драматургларының спектакльләрен үз мәдәният йорты сәхнәсендә генә түгел, районның башка авылларында да күрсәтәләр һәм якташлары өчен чын театр бәйрәме оештыралар. «Сандугач» вокаль ансамбле район тамашачыларына бик яхшы таныш, алар районда үткәрелә торган чараларны да, «Балкыш» кебек фестивальләрне дә үз чыгышлары белән бизәп торалар. Шуңа күрә баян да, проекторлы ноутбук та үз халкы традицияләренең кадерен белүче һәм саклаучы үзешчән коллектив эшендә, һичшиксез, бик кирәк.

Ә олысалтыклылар проектының бурычы – өлкәннәрне генә түгел, яшь буынны да иҗатка, җанлы музыкага – инструменталь һәм вокаль музыкага җәлеп итү. Алар тамашачылар залына гына килмәячәк, инструменталь музыка һәм вокал белән дә шөгыльләнә башлаячак, димәк, үз ата-бабаларының милли мәдәниятен онытмаячаклар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев