Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Төрле фестивальләрдә булдык

Җәй – фестивальләр чоры, аларның саны елдан-ел арта бара, ә без бүген инде күп еллар дәвамында халык иҗатын һәм автор җырларын яратучыларны җыя торган ике фестиваль турында сөйләрбез.

Мордваның дәртле җырлары

Тәтеш районы Килдеш авылында чираттагы тапкыр «Валда шинясь» – җәйге кояш торгынлыгы көненә багышланган мордва бәйрәме узды. Мордва телендә «валда шинясь» «якты көн» дигәнне аңлата, нәкъ менә шундый көннәр кешеләргә муллык һәм уңдырышлылык китерә.

Безнең районнан республика бәйрәмендә Мордва Каратае авылыннан «Мордовские узоры» фольклор ансамбле булды, анда катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашты.

- Безнең коллектив ел саен Килдешкә мордва җыры фестиваленә килә, - диде Мордва Каратае авылында туган, хәзер Кама Тамагында яшәүче Вера Колударова. – Бәйрәм узганнан соң да без аннан алган кичерешләр тәэсирендә йөрибез. Бүген иртән бакчада мордва җырын җырлап йөрдем. Бу җырны без фестивальдә барлык кунаклар белән бергә җырладык. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка һәм аның командасына рәхмәт, чара иң югары дәрәҗәдә үткәрелде. Кунакларны хуш исле тәмле чәй белән каршы алдылар һәм озаттылар, бәйрәмдә катнашучылар өчен көнкүрештә дә уңайлы шартлар булдырылды. Сүз уңаеннан, тиздән безнең район үзәгендә «Идел өстендә җыр» фестивале узачак, оештыручылар күршеләребезнең бу уңай тәҗрибәсен исәпкә алсын иде. Бәйрәмгә илебезнең башка төбәкләреннән дә халык җырын яратучылар җыелды. Танылган коллективлар бар иде, һәм безгә, әлбәттә, бу башкаручыларның чыгышларын карау кызыклы булды. Безне күпләр белә һәм аралашыр өчен яныбызга килделәр. Саранскидан килгән мордва фольклор ансамбле таң калдырды – алар сәхнәдән тамашачыларга туган авылыбыз турында сөйләделәр һәм безнең телдә берничә җыр башкардылар. Ә мин сәхнәгә менеп алар белән җырлавыма бик шат булдым – без Саранскидагы мордва телендә җырладык. Кайчандыр элек – «Мордовские узоры»да әти-әниләребез җырлаган заманда алар Саранскига чакырылган булган, менә шул вакытта безнең телдә җыр сүзләре яздырылган. Мордовиядән бу коллективның безнең кечкенә авылыбыз телендәге җырлар юкка чыкмасын өчен тырышулары күңелебезгә бик хуш килде. Алар безнең районга килергә һәм мордва-каратай халкының мәдәниятен торгызырга ярдәм итәргә әзер. Бу бик яхшы булыр иде…

- Без мордва мәдәнияте бәйрәмендә инде сигезенче тапкыр булдык, - дип уртаклашты безнең газета белән ансамбль җитәкчесе, Мордва Каратае авылы клубы мөдире Ирина Окунева. - Килдеш авылы халкы бик кунакчыл һәм күп санлы кунаклар – үзешчән иҗат коллективлар өчен ачык. Бу юлы кунаклар Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән, шул исәптән Мордовия, Чувашия, Ульяновск, Оренбург, Самара өлкәләреннән һәм хәтта Краснодар краеннан да килделәр. Безне Кунак аланында пироглар һәм чәй белән каршы алдылар.  Саранскидан «Морама» фольклор ансамбле чыгышы аеруча истә калды, алар сәхнәдә безнең авыл җырларын башкарды. Әлеге ансамбль телебезгә һәм мәдәниятебезгә зур хөрмәт белән карый, бу безнең өчен бик мөһим.

Шулай ук фестивальдә ярминкә гаҗәпләндерде: халыкның күп төрле гамәли иҗаты арасында балчыктан, керамикадан һәм агачтан ясалган әйберләрне очратырга мөмкин иде, аларның һәрберсе үзенең кабатланмаслыгы белән аерылып тора. Мордва ишегалды рәвешендәге мәйданчыкта әбиләр җырлый-җырлый йон эрләделәр. Барысы да бик күңелле булды һәм рух буенча бер-берсенә якын кешеләрне берләштергән бу искиткеч көнне әле озак искә төшерербез…

Гитара янында очраштык

Грушин фестиваленә бару турында геология факультетында укыганда ук хыялланган идем. Ул вакытта, узган гасырның сиксәненче елларында, автор-башкаручы җырлары популярлыкның иң югары ноктасында, ә Окуджава, Высоцкий, Визбор яшьләрнең кумирлары иде. Студентлар төркеме белән без Казан барды Валерий Боков концертларына йөрдек һәм гитарага кушылып «Вот и ушло тепло на юг…» дип җырладык.

Һәм менә 2023 елның июнь ахыры, без Самара-Тольятти электричкасыннан Валерий Грушин исемендәге платформада төшеп калдык, монда Мастрюков күлләрендәге матур урында 50 нче автор җыры фестивале узды.  Ул 1967 елның августында Себердә Уде елгасында туристлык походы вакытында суга бата башлаган балаларны коткарганда һәлак булган Куйбышев авиация институты студенты 22 яшьлек Валерий Грушин хөрмәтенә Грушин фестивале дип атала. Валера турпоходларда йөрергә һәм гитарага кушылып җырларга яраткан, 1968 елдан аның батырлыгын искә алу өчен музыка фестивале үткәрелә.

Быел фестиваль 56 меңгә якын кешене җыйды. Самара өлкәсенә Россиянең барлык почмакларыннан гына түгел, ә башка илләрдән дә – Италия, Һиндстан, Канада, Франция, Белоруссия, Әзербайҗан, Казахстаннан килгәннәр…

Фестиваль киңлекләре шаккатырды: Идел буендагы, Жигули таулары итәгендәге фантастик ил концерт мәйданчыклары, аннары күп санлы чатырлар буйлап таралган иксез-чиксез халык агымын үзенә җыйды... Һәм җырлар... Алар, һәр тарафтан яңгырап, бер үк вакытта мизгеллек һәм шул ук вакытта ниндидер мәңгелек нәрсәгә катнашы булган кабатланмас атмосфера булдырды. Тыңлаучылар өчен биредә иң мөһиме – сүзләр, музыка, гитара һәм автор-башкаручы үзе иде.

Олег Митяев, Валерий Боков, Тимур Ведерников, Василий Уриевский, Павел Пиковский, Николай Гринько һәм башка күп кенә талантлы башкаручылар аланнарны, болыннарны, мәйданчыкларны тутырган һәм бардларга кушылып җырлаган тамашачылар алдында чыгыш ясады, ә тамашачылар нинди җыр яңгыраячагын гитараның беренче аккордларыннан ук белде. 

Ә 1 июль, шимбә кичендә (фестиваль 4 көн барды), суда урнашкан гитара формасындагы сәхнәдә төп концерт узды. Быел шагыйрь, бард һәм артист Владимир Высоцкийга 85 яшь тулыр иде. Әтисенең юбилей елында Грушин фестивале сәхнәсенә аның улы Никита Высоцкий күтәрелде.

“Сәлам, Тау!” – автор-башкаручылар үз чыгышларын тамашачыларга әнә шулай мөрәҗәгать итеп башлый, ә тау алкышлап, телефон утларын яктыртып җавап бирә –  тау битендә йолдызлы зур күк барлыкка килгәндәй була…

Узган ял көннәрендә үткән әлеге фестивальләр икесе ике төрле иде, ләкин аларны халыкның җырга булган мәхәббәте берләштерә. Ә Россиядә җыр, шагыйрьләр турындагы күренекле гыйбарәне үзгәртеп әйткәндә, һичшиксез, җырдан да зуррак…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев