Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тенеш: көтә белергә кирәк

Тенеш мәдәният йорты сәхнәсендә Бөек Ватан сугышы чоры хатын-кызларына һәм балаларына багышланган «Син көтә белдең...» спектакле күрсәтелде.

«Идел-Йорт» театр фестиваленең район этабы дәвам итә, анда быел тенешлеләр дә катнаша. Таучылар поселогы мәдәният йортының театр коллективы жюри һәм тамашачылар хөкеменә Борис Гонагоның «Люся» әсәре мотивларына нигезләнгән спектакль тәкъдим итте.

Залда да, сәхнәдә дә мәктәп укучылары иде

Бу иҗади коллектив театр бәйгесендә катнашучылар арасында иң күп санлысы булып чыкты – сәхнәдә 10 актер катнашты, аларның яртысын балалар тәшкил итте. 
Ә тамашачылар, нигездә, Рудник урта мәктәбе укучылары, спектакльдә сыйныфташларының уйнавын игътибар белән һәм кызыксынып карадылар. Спектакльнең нигезендә – сугыш чорында яшь актрисаны һәм йорт-җирсез калган, ашарларына булмаган өч кечкенә баланы үзенә сыендырган гади бер авыл гаиләсе.

Мәдәният йорты мөдире Татьяна Панчева Людмила ролен башкарды, ул сугышка киткән иренең соңгы истәлеге булган балдагын чит балаларны коткару өчен корбан итә. Татьяна иҗат коллективына күптән түгел генә җитәкчелек итә башлаган, әмма узган гасырның кырыгынчы елларындагы яшьтәшләрен бик табигый һәм ышандырырлык итеп уйнаган мәктәп укучылары белән дә уртак тел тапкан,  бәхеткә, алар бомба һәм ачлыкның, үзәккә үтә торган салкынның нәрсә икәнен белмәсәләр дә, рольләрен уңышлы башкардылар. Сигезенче сыйныф укучысы Никита Южаков, дүртенче сыйныф укучылары Азалия Җәләлетдинова һәм Эмиль Миңнеҗанов, өченче сыйныф укучылары София Цыганова һәм Раминә Габдуллина сәхнәдә беренче тапкыр гына түгел – алар төрле бәйрәмнәрдә һәм тематик чараларда актив катнашалар, шуңа күрә күпмедер тәҗрибәләре бар, һәм бу спектакль, һичшиксез, аларның иҗади һәм патриотик үсешендә чираттагы адым булып тора.

Ә спектакльдә хәтерен югалткан яшь актрисаны уйнаган унынчы сыйныф укучысы Азалия Әүхәдиева турында безнең газета күп тапкыр язды, ул район яшьләренең «Беренчеләр хәрәкәте» рәисе, үз поселогы, район тормышына битараф булмаган актив укучы.

Җырчылар да, актрисалар да 

Фельдшер ролен башкарган Татьяна Фокеева пенсиядә булса да, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләвен дәвам итә һәм бик теләп үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә: җирле «Березка» вокаль ансамблендә җырлый, спектакльләрдә катнаша. Мәктәп елларында ул музыка мәктәбен, аннары Яр Чаллы педагогия училищесын тәмамлаган, ә 1985 елдан Тенеш балалар бакчасында тәрбияче һәм музыка җитәкчесе булып эшли. Шуңа күрә ул үзенең сәхнәдәшләрен бик яхшы белә. 

Спектакльдә тагын бер хатын-кыз роле бар, бу - "похоронка" кәгазен китереп биргән хат ташучы роле, аны пенсионер Наилә Талипова башкарды. Татьяна Фокеева кебек үк, ул да "Березка" вокаль ансамблендә җырлый. Наилә ханым 90 нчы еллар уртасында безнең районга Таҗикстаннан күченгән, Тенештәге тау ятмалары чыгару предприятиесендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Сүз уңаеннан, спектакльдә аның оныгы Никита Южаков та катнашты, ул төп героиняның улы Сережаны бик оста итеп уйнады.

Иҗади кешеләр уңышка ирешә

Ә Дмитрий Сергеев Людмила сыендырган кызларның берсенең сугыштан кайткан әтисен уйнады. Дмитрий Тенештә туып үскән, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга китә, ләкин тора-бара кече Ватанына әйләнеп кайта, тиздән таучылар поселогының ТСЖсын җитәкләргә планлаштыра.  Сәхнәдә уйнавын карагач, аның торак өлкәсендә дә уңышка ирешәчәгенә ышаныч туа.

Һәм, әлбәттә, бу сәхнә әсәренең куелышында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Диана Идрисова зур роль уйнаган. Кирәкле һөнәри белем алу өчен Диана әзерлек курслары үткән, һәм хәзер алар Татьяна Панчева белән бергә поселокның мәдәни тормышын оештырып кына калмыйлар, күргәнебезчә, спектакльләр дә куялар. Сүз уңаеннан, спектакльнең Диана Идрисова төзегән программасы бик матур бизәлгән иде. Аның тышлыгында Җиңү көнен зарыгып көтеп алган авыл халкының – балалар, хатын-кызлар, өлкәннәрнең Кызыл Армия солдатларын каршылавы сурәтләнгән дулкынландыргыч фото. Дүрт елга сузылган газаплар һәм фаҗигаләр йөрәкләрен телгәләгән, шулай да өмет һәм мәхәббәт күңелләреннән китмәгән. Чөнки бернигә дә карамастан, алар көтә белгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев