Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр якташларыбызны сөендерде

Кама Тамагы районы делегациясе Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды.

Театр сәнгате белән очрашу – бәйрәм уңаеннан ясалган искиткеч бүләк. Районыбызның мәдәният йортларында күп еллар дәвамында үзешчән коллективлар эшли, алар куйган спектакльләрне карарга рәхмәтле тамашачылар йөри. Район авылларындагы мәдәният йортларында үзешчән театр инде күптәннән лаеклы урынны били. Ә бу юлы каматамагылылар, республиканың атаклы театрларының берсенә барып, һөнәри артистлар куйган «Яратам! Бетте-китте!” спектаклен тамаша кылды.

- Спектакль башланыр алдыннан Җиңү көненә багышланган концерт булды, ә аннары, рәхәтләнеп, татар халкына хас булган җыр-биюләргә, мәзәк сүзләргә бай комедия карадык. Әмма иң мөһиме, бу тамаша бер-береңне хөрмәт итәргә һәм яратырга кирәклеген искәртте, - диде делегация әгъзасы Талия Яруллина. Ул 40 елдан артык Каратал авылы мәдәният йортына җитәкчелек итә, мәктәпне тәмамлаганнан бирле шунда хезмәт куя, шуңа күрә иҗат аның өчен бөтен тормышы. Театрга аның белән бергә авылдашы Камәрия Сөләйманова да барган, Камәрия Хәлил кызына 22 апрельдә 85 яшь тулган.

- Җиңү көне алдыннан башкала театрында булу – Камәрия апа өчен зур бүләк, - дип сүзен дәвам итте Талия Яруллина. – Чөнки ул – сугыш чоры баласы һәм аның өчен Җиңү көне гомергә онытмаслык вакыйга. Әлбәттә, әлеге сәфәрне оештыручыларга – район хакимиятенә һәм мәдәният бүлегенә без чын күңелдән рәхмәтле…

Якташларыбыз спектакль караудан алган уңай тәэсирләре өчен артистларны ихластан алкышларга күмделәр һәм күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев