Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанда 2023 елгы милли бәйрәмнәр «Каравон» белән ачыла

Татарстанда милли бәйрәмнәр 28 майда Лаеш районының Никольское авылында узачак «Каравон» бәйрәме белән башланып китә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Традицион милли бәйрәмнәребезне «Каравон»нан башлыйбыз. Шулай ук быел безне мари мәдәнияте бәйрәме «Семык», удмурт мәдәнияте бәйрәме «Гырон быдтон», мордва мәдәнияте бәйрәме «Валда шинясь», славян мәдәнияте бәйрәме «Иван Купала», чуваш мәдәнияте бәйрәме «Уяв», шулай ук керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме көтә», – дип белдерде ул.

Натфуллин искәрткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип, ә Россиядә РФ Президенты Владимир Путин – Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте.

«Әлбәттә, бу ике вакыйга, бәйрәмнәр ике мөһим дата эгидасында узсын өчен, бездән һәм оештыручылардан зур җаваплылык таләп итә. Сценаристлар да, «Каравон» бәйрәме режиссерлары да моны сценарий программасында исәпкә ала», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Быел аерым зона мәгарифкә, аерым зона халык сәнгать кәсепләренә багышланачак. Шулай ук балалар зонасы да эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев