Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә – ачык күңелле кешеләр

Татарстанда яшәүче халыкларның үзешчән театр иҗатын үстерү өчен ел саен уздырыла торган “Идел-йорт” театр коллективлары конкурсының район этабы дәвам итә.

Олы Карамал театр коллективы бәйгегә “Шобага” дип аталган спектакльне тәкъдим итте. Авыл әбиләре үлгән ахирәтләренең гәүдәсен иртәнгә кадәр сакларга килгәннәр. Аларның үзара сөйләшүләре – гади сөйләшү генә түгел, сүзләрендә һәркайсының җан авазы чагыла, биредә шатлык та, сагыш та шулкадәр тыгыз бәйләнештә, хәтта көлү дә күз яшьләре аша яңгырый.

Әбиләр бер-бер артлы үзләренең күңел түрендә сакланган, үзәкләрен өзгән иң яшерен серләре, авыр сынауларга бай булган үткән тормышлары, балалар туу, аларны үстерү кебек бәхетле хатирәләре белән уртаклашты, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, якыннарының үлеме, хыянәт ачысы, лагерьларда күргән газаплар турында сөйләштеләр... Артистларның уйнавын бирелеп карап утыручы тамашачыларның күзләренә яшь тулды, сәхнәдәге геройлар кичергән хисләрне алар да үзләре аша кичерде. 

Спектакльдә ут һәм тавыш куелышы да оста кулланылды, болар барысы да спектакльне тиешле төсмер белән тулыландырды, ә җыр-биюләр аңа милли колорит өстәде. Спектакльнең үзенчәлекле тәмамлануы аның тирән мәгънәсен ассызыклады, мәңгелек кешелек кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте.

Спектакль тәмалангач, тамашачылар алдына баш ияргә кичәбезнең чын героинялары чыкты, алар алкышларга лаек иде. Клуб мөдире Фирдәвес Әскәрова җитәкчелегендәге коллектив 2008 елдан бирле пьесаларның мәгънәсе белән дә, башкаручы артистларның таланты белән дә тамашачы күңелендә истә калырлык спектакльләр куя. Үзешчән артистларның күбесе элек укытучы, тәрбияче булып хезмәт куйган, сүз уңаеннан, алар эшләгән мәктәп һәм балалар бакчасы бинасында хәзер авыл клубы урнашкан. Авылдашларын, якташларын чираттагы яңа спектакль белән сөендерер өчен үзешчән артистлар репетицияләргә бик теләп йөриләр, гәрчә барчасының да үз тормышы: гаиләсе, йорт мәшәкатьләре бар, шулай да алар барысына да вакыт таба.

Гөлнара Хөснуллина "Август-Кама Тамагы” агрофирмасында, Гүзәл Фәхретдинова – авыл клубында, Резедә Нәҗмиева “Татавтодор”ның Кама Тамагы идарәсендә, Зөлфия Дәүләтшина – авыл җирлеге секретаре. Роза Сәфәрова – почта бүлеге җитәкчесе, Миләүшә Хисамова – Бәрлегуҗада клуб мөдире, Җәмилә Гыйззәтова район башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшли. Бу сөйкемле, хезмәт сөючән һәм, һичшиксез, талантлы хатын-кызлар үзләренең тормыш мәшәкатьләре күп булса да, иҗат белән шөгыльләнергә дә өлгерәләр.

Жюри әгъзалары репетицияләрнең нәтиҗәсен югары бәяләделәр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева Олы Карамалга һәрвакыт яңалык һәм кызыклы тамаша күрер өчен килә һәм бу өметләр һәрчак аклана, ә Айдар Айтуганов спектакльнең Буа драма театры артистлары башкаруындагы куелышына караганда да күңелгә ныграк хуш килүе турында әйтте.

Заманында авыл җирлеге рәисе булып эшләгән Энҗе Галимова спектакльне күз яшьләре белән караган тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ә Фирдәвес Әскәрова коллектив әгъзаларына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте – чөнки алар барысы да үзләренең тормышка битараф булмаган карашлары белән сәнгатькә җәлеп итәләр. Шуңа күрә 80гә якын кеше яшәүче бу кечкенә генә авылда ачык күңелле һәм игелекле кешеләр яшәве аңлашыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев