Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

ШӘПКӘДӘ хәзинә эзләдек һәм талантлар ачтык

Шәпкә авылы клубында «Идел-йорт» бәйгесенә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Алтын хәзинә» спектакле күрсәтелде.

Клуб – авылның мәдәният үзәге

Шәпкәгә килгән саен, тышкы параметрларының нинди булуына карамастан, чыннан да мөһим булган нәрсәләрне бәяләргә өйрәтә торган «Алтын тәңкә зур булмый» дигән әйтем искә төшә. Әлеге кечкенә генә мәдәният йортында һәркем үзен өендәгечә хис итә. Яңа Сала авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре якташларын театр, концерт һәм башка чаралар белән сөендерү, аларны сәнгатькә һәм иҗатка җәлеп итү өчен бар көчләрен куялар.

Вакыт сизелмичә үтеп китте

Ә үткәннән килгән хат һәм алга таба «алтын хәзинә» эзләү вакыйгасын иҗади коллективның үзешчән артистлары бер сулышта тасвирлады – залда утырган тамашачылар һәм жюри әгъзалары вакытның узганын сизмәделәр дә. 

Мәдәният бүлеге җитәкчесе һәм жюри рәисе Резидә Нуриева театр коллективына артистларның тамашачыларга бәйрәм бүләк итүе өчен рәхмәт әйтте һәм сәхнә белән тамаша залы арасын тигезли торган матур рухи атмосфераны билгеләп үтте.

Элегрәк үзе дә спектакльләрдә катнашкан авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев якташларының талантлы уйнавына соклануын, рәхмәтен белдерде, пьеса авторына комплиментлар гына түгел, чәчәкләр дә бүләк итте.

Бу кичтә залда Гөлшат Мөхәммәт- шинаның курсташы Эльвира Харисова да бар иде. Ул Яр Чаллыдагы 29 нчы гимназиядә педагог-оештыручы булып эшли, анда аның инициативасы белән якташыбыз драматург Туфан Миңнуллин почмагы булдырылган. Эльвира безнең районга язучының иҗат чыганагына бәйле урыннарны карарга килгән һәм спектакльдә булуына бик шат. Ул Туфан Габдулла улы мирасы традицияләренең дәвам ителүенә, Гөлшат Тәлгать кызының пьесасын сәхнәдә шундый матур итеп тасвирлануына чын күңелдән сөенечен белдерде һәм, районыбызда елдан-ел уңышлы уздырылып, һәрвакыт халык талантларын ача торган фестиваль-бәйгенең әһәмиятен югары бәяләде.

Режиссер һәм иҗат коллективы җитәкчесе Гөлназ Минһаҗева барлык артистларга да репетицияләргә вакыт тапканнары, сәхнәгә чыкканда профессиональ артистлар да кичерә торган дулкынлануны җиңгәннәре өчен рәхмәтен белдерде, клуб хезмәткәре Нуризә Шәйхетдинованың эшен дә билгеләп үтте – ул, авылның мәдәният үзәгендә чисталык һәм унайлылык булдырып кына калмый, иҗат коллективының тугры ярдәмчесе – суфлер да. 

Һәм, әлбәттә инде, гаилә ярдәменнән башка булмый, әйтик, тавыш операторы – Гөлназ Минһаҗеваның кызы Илүзә Сәлиева моның өчен Казаннан ук кайткан.

Ә алкышлар тынмаган залда сәхнәгә иң якын утырган иң тугры тамашачыларның берсе – Гөлназның әнисе – 70 яшьлек Ания Гадиева. Ул башкалар белән бергә көлде дә, сәхнәдә барган вакыйгалар өчен борчылды да, үзешчән артистлар – талантлы авылдашлары, якын кешеләре белән горурланды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев