Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Россиянең 22 төбәгеннән килгән вәкилләр каматамагылылардан Сабан туена әзерләнергә һәм аны уздырырга өйрәнде.

21 апрельдә Казанда «Сабан туе бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинар-практикумы ачылды. Семинарның бер урыны Кама Тамагы районы булды.

Кунакларны район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов сәламләде.

- Мондый семинарларны без инде 10 елдан артык үткәрәбез, - диде үзәкнең фәнни бүлеге мөдире Гөлназ Гыйльфанова. - Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Якутиядә халык бәйрәмендә булды һәм ул тамашачыларның чарада катнашуына игътибар иткән. Бәйрәм халык традицияләрендә узган, кешеләр тамашачы булып кына йөрмәгән, алар массакүләм әйлән-бәйләндә, биюләрдә катнашкан, барысы да бәйрәмгә милли киемнәрдән килгән. Бу халыклар бердәмлеге, гореф-гадәтләргә хөрмәт атмосферасы барлыкка китерә.

Рөстәм Нургали улы Сабан туеның чын матурлыгын һәм халыкчанлыгын кайтарырга –  бәйрәмнең башлангычына кайтырга, чын милли ярышларга күбрәк игътибар бирергә, аларны спорт ярышлары белән алыштырмаска, ә артистларның концертларын халык күңел ачулары белән алыштырырга дигән күрсәтмә бирде. Шуңа күрә бәйрәмнең яңа регламенты төзелде, без аның турында кунакларга сөйлибез.

- Танышу өчен ник Кама Тамагы районы сайланды?

- Сезнең район "Татарстанның мәдәни башкаласы" бәйгесендә бик ачык күрсәтелде. Сез үзегезнең кече Ватаныгыз, мәдәниятегез, табигатегез, икътисадыгыз турында кызыклы итеп сөйләдегез. Шуңа күрә сезнең район сайлап алынды да.

Семинарда катнашучылар районның туган якны өйрәнү музеенда булдылар, анда безнең төбәк тарихы һәм бүгенге казанышлары, табигате, хезмәт һәм сугыш геройлары турында белделәр.

Аннары семинар район мәдәният йортында дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре кунакларны янган бүрәнәләрдә пешерелгән коймаклар белән каршы алды, декораторлар, рәссамнар, бәйләүчеләрнең осталыгы белән гаҗәпләндерделәр, «Тау ягы» халык коллективына кушылып җырладылар һәм милли бәйрәмнең кереш өлешен бәяләделәр.

Гөлназ Гыйльфанова кунакчыл кабул иткәне өчен районга рәхмәт белдерде һәм семинарда катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев