Ринат Гомәров һәр эшкә иҗади якын килә
Иҗади якын килсәң, һәр эш шатлык китерер. Ренат Гомәров Келәнче авылында дүрт балалы зур тату гаиләдә туып үскән.
Мәктәптә укыганда ук, абыйлары һәм әтисе кебек, мөстәкыйль рәвештә гармунда, баянда уйнарга өйрәнгән.
- Клуб мөдире Гөлсинә Нәҗмиева мине еш кына үзешчән сәнгатькә, сәхнәдә чыгыш ясауга җәлеп итә иде, миңа ошый иде, хәтта киләчәк тормышымны мәдәният белән бәйләргә уйлый идем, - ди әңгәмәдәшем. - Мәктәптән соң Казан мәдәният институтына укырга кердем. Ул елны оркестр факультетына музыкаль белеме булмаган егетләрне дә алалар иде.
Мин бер ел укыдым һәм дөресен әйтим, миңа бик авыр булды, чөнки минем нигезем юк иде. Миңа барысын да башыннан ук өйрәнергә туры килде - нота грамотасын, сольфеджионы – башкаларга балачактан ук таныш булган бар нәрсәне өйрәнергә туры килде, чөнки алар музыка мәктәбендә укыган. Бер елдан мин дөрес юл сайламавымны аңладым. Бу 90 нчы еллар иде, һәм ул вакытта клуб эше бик абруйлы түгел иде.
Үзенә нәрсә кирәген һәм нәрсәнең мөһимлеген аңлау өчен, Ренат армиягә китәргә булган. Кайткач, авыл клубында бераз эшләп ала, аннары колхозга күчеп, механик булып эшкә урнашкан.
-Ул елларда армия дисциплинага гына өйрәтеп калмады, техниканы аңларга ярдәм итте, алган белемнәремнең эштә кирәге булды. Бер үк вакытта Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым һәм авыл хуҗалыгы икътисадчысы белгечлеге алдым.
Берничә ел колхозда икътисадчы булып эшләдем, ләкин бу вакытта авыл хуҗалыгында үзгәрешләр башланды, колхозлар агрофирмага берләшә башлады, һәм мин башка эш эзләргә булдым. Бу вакытта мин гаиләм белән Кама Тамагына күчеп килдем, һәм газ хезмәтенә слесарь булып урнаштым.
- Район үзәгендә торак юк иде, якташларыбыз ярдәме белән генә ике балалы гаиләбезнең тулай торактан фатир алу мөмкинлеге булды. Ләкин үз торагыбыз турындагы уй тынгылык бирмәде. Күрше йорт буш иде, һәм мин аны сатып алу өчен хуҗаларын эзли башладым. Бу мәсьәләне хәл итү өчен банктан ссуда алырга туры килде.
Газ участогында эшчеләрнең хезмәт хакы яхшы булуга карамастан, акча барыбер җитмәгән. Һәм гаилә башлыгына даими рәвештә өстәмә эш эзләргә туры килгән.
- Әти гомер буе машина йөртүче булып эшләде, әмма теләсә нинди корал белән эш итә белде һәм безне барыбызны да өйрәтте. Ә нәрсәдер ясау миңа һәрвакыт ошый иде.
Шабашкаларда эшләгәннән соң, Ринат металл эше белән мавыгып киткән, коймалар ясый башлаган. Металлны кыздыру һәм бөгү өчен бик күп җайланмалар һәм станокларны үз куллары белән ясаган. Соңрак порошоклы буяуны ясарга һәм мичтә металл кыздырырга өйрәнгән.
- Бервакыт хезмәттәшем мине кышын балык тотарга чакырды. Берничә тапкыр барганнан соң, урынга тизрәк барып җитү турында уйлана башладым. Кар чанасына акча юк иде, шуңа күрә мин аны иске мотоциклдан үзем ясадым. Соңрак, балык тотуны ташларга туры килгәч, аны мини-тракторга әйләндердем, сукалау яки бәрәңге төбе күтәртү өчен генә түгел, кар көрәү өчен дә кулланам.
Әмма бернигә дә карамастан, Ринат җырлавын дәвам итә һәм үзенең тавышы белән тамашачыларны сөендерә. Менә бу юлы да ул район турында телетапшыру яздыруда катнашты, анда ялгыз номер белән чыгыш ясады. Мин аның җырлавын беренче тапкыр 90 нчы елларда ишеттем. берничә ел мәдәният бүлеге район солистлар бәйгесе үткәрде, ә газета бу чараларны яктырткан иде. 1993 елда бәйгедә җиңүче булып Келәнчедән Ринат Гомәров танылды.
- Музыканы хәзер дә ташламыйм. Аппаратура сатып алдым, аны бераз камилләштердем, бу өлкәдә партнер таптым һәм буш вакытта без бәйрәмнәрне музыкаль яктан бизибез. Безгә ошый, кешеләр дә канәгать.
Бистәбездә һәр эшкә, һәр мавыгуга иҗади якын килә белән торган әнә шундый күпкырлы талант иясе яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев