Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

РДК хореографының Мастер-класслары популярлык казанды

Район мәдәният йорты хореографы Марат Сәхибгәрәев Тольяттида узган «Дөнья барабаннары» Халыкара музыка фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итте.

Марат һәм аның хатыны Наталья фестиваль турында өч ел элек белгәннәр һәм катнашырга гариза тапшырганнар. 

– Бер елдан фестивальне оештыручылардан мастер-класслар уздыруга чакыру алдык, - ди Наталья. - Бу Халыкара фестиваль һәм биредә уен коралларында уйнау һәм бию дәресләре буенча бик кызыклы мастер-класс авторларын һәм башкаручыларны очратырга мөмкин. Марат инде ике ел социаль бию дәресләре бирә. Аның мастер-классларының чын аншлаг белән узуы турында горурланып әйтә алам. Кешеләр сальса биергә өйрәнергә теләде һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Остадан өйрәнергә бер атна вакыт бар иде, ә аннары укучылар үз чыгышларын күрсәтергә тиеш булдылар, һәм барысы да бу бурычны бик яхшы үтәде.

Без әлеге фестивальдә кешеләрне биергә өйрәтү өчен генә түгел, үзебезгә дә яңа идеяләр, яңа белемнәр туплау өчен катнашабыз. Фестивальгә гаилә турындагы татар әкиятенә нигезләнгән һәм ел темасына багышланган үзебез иҗат иткән биюне әзерләдек. Без мәдәният бүлегенә милли киемнәребез өчен бик рәхмәтле. Чыгышыбызның матур һәм тамаша рәвешендә булуы кешеләрдә соклану уятты.

Фестиваль профессиональ үсеш өчен яхшы мөмкинлек бирә. Тагын шунысы куандыра: ул барабанга багышланган, ә бу – теләсә кайсы континентта, теләсә кайсы халык өчен аутентик булган традицион музыка коралы. Фестивальдән соң бездә барабаннар кулланып чыгыш ясау өчен яңа идеяләр барлыкка килде. Без аларны тормышка ашыра алырбыз һәм тамашачыларыбызны сөендерербез дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев