Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Оста кулларда – могҗизалы баян

Балалар музыка мәктәбенең Затон филиалында гадәти булмаган вакыйга булды. Укучылар һәм педагоглар чын җанлы баян музыкасы концертын карадылар.

Тамашачылар Югары Ослан районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Киреевны җылы каршы алдылар.

Виктор Александрович – һөнәренә һәм үз музыка коралына фанатларча гашыйк кеше. Сәхнә аның өчен яшәү мәгъннәсенә әверелгән, ул аңа чиксез тугры. 1993 елда Казан консерваториясендә укыганда, ул Клигенталь шәһәрендә (Германия) узган баянчылар һәм аккордеончылар бәйгесендә лауреат булган. 2023 елда үз эшчәнлегенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Ул педагог һәм остаз тәҗрибәсе белән генә чикләнеп калмый, актив рәвештә концертлар да куя. Аның “Могҗизалы баян” мәдәни-агарту, белем бирү проектының концертлар сериясе баян сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга юнәлдерелгән. 

Концертны балалар сәнгать мәктәбе директоры һәм педагогы Ольга Киреева алып барды. Ул укучыларга баянның 100 ел эчендә узган юлы турында сөйләде. Гади генә уен коралыннан ул иң җитди һәм абруйлы камера-академик сәхнә коралына әверелгән. Баян көен халык һәрвакыт ярата. Бу корал үзенең матур тавышы белән матур көйләрне "җырлап бирергә", халык әйтмешли, күңелгә үтеп керергә, хисләрне аңлатырга сәләтле. Баян оркестр һәм орган кебек бердәй мөмкинлекләре булган корал буларак үсеш алган һәм камилләшкән.  

Концерт репертуарына төрле жанр, чорлар, стильләр музыкасы: классик жанр, оригиналь әсәрләр, халык көйләре эшкәртмәләре керде. Инструменталь музыка сәгате бер сулышта үтте. 

Затон музыка мәктәбе укучысы Роман Әхмәдиев остаздан: “Сез ничек баян ярдәмендә залда берничә уен коралы яңгырагандай тойгы булдыра алдыгыз? - дип кызыксынды. Музыкант баянның мөмкинлекләре шактый киң булуы, аның төрле уен кораллары тавышы чыгара алу сәләте, музыкаль-сәнгатьчә күрсәткечнең төрле төсмерләренә ия булуы турында әйтте, бу мәгълүмат балалар өчен гаҗәп һәм кызыклы булды. 

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Зөлфия Мөхәммәдиева кунакларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Мондый музыкаль очрашулар иҗади аралашу традициясе буларак киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев