Олы Салтык: сәхнәдә уйлап чыгарылмаган тарих
Олы Салтык авылы мәдәният йортында «Идел-йорт» театр бәйгесе кысаларында «Нур» иҗат коллективы «Сугыш салган яралар» пьесасы буенча спектакль күрсәтте.
Бу – Олы Салтык мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрованың чираттагы бәйге өчен язган икенче пьесасы, ә сәхнәгә аны җирлекнең Олы Салтык, Олы Мәрәтхуҗа һәм Даныш авыллары үзешчән артистларыннан торган иҗат коллективы куйды.
Пьеса нигезендә – авылдашлары сөйләгән хатирәләр
- Без гаиләдә өч бала идек, әти иртә вафат булганлыктан, әни һәм әби белән үстек. Кичләрен әби янына аның яшьтәш әбиләре килә иде, аларның балачагы һәм яшьлеге сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән, - диде спектакльдә рольләрнең берсен башкарган Мәйсәрә Карибулла кызы, үзенең пьеса язу идеясе белән уртаклашып. - Өлкән яшьтәге әбиләр үзләре белән кул эшләре алып киләләр иде, эрләп, бәйләп, җырлап һәм чәй эчеп үткәннәрне искә алалар иде. Мин аларның үзләре кичергән сугыш чоры авырлыклары турында сөйләгәннәрен әле дә хәтерлим, һәм бу хакта үземнең яңа пьесамда яздым…
Бер ел элек Мәйсәрә Гомәрова җитәкчелегендәге «Нур» иҗат коллективы ул язган сценарий буенча спектакль куйган иде инде. Анда төп геройларның берсе – сугыштан гарипләнеп кайткан ветеран Сабир абый. «Сугыш салган яралар» дип аталган яңа пьеса да физик һәм рухи яраларга дучар итеп, язмышларны җимереп, солдатларның гына түгел, тыныч тормыштагы кешеләрнең дә гомерләрен тартып алган сугыш турында.

Тормышка һәм иҗатка битараф булмаганнар
Ачлык, салкын, авыр эш, якыннарын югалту – сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда спектакль героинялары кичергән сынаулар. Вәзирә, Фәния, Маһи һәм 80 яшьлек Шәидә әби бергәләп кичләрен кул эшләре белән утыралар, үткәндәге кайгылы, сирәк-мирәк шатлыклы минутларны искә төшерәләр.
Вәзирә ролен Фирая Гарифуллина башкарды. Аның героинясы зирәк һәм яхшы күңелле, Фирая ханымның спектакльләрдә инде күп тапкырлар уйнаганы бар һәм ул сәхнәдә үзен һәрвакыт шундый табигый һәм җиңел тота ки, аның һәр сүзенә ирексездән ышанасың. Мәдәнияттә дә чит кеше түгел ул: 1979 елдан пенсиягә чыкканчы клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Шуның берничә елын Фирая Гарифуллина балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә багышлаган, аннары яңадан клуб эшчәнлегенә кайткан. Хәзер инде 6 оныгы бар. Күргәнебезчә, тормышка битараф булмаган кеше лаеклы ялда да үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала.
Тагын бер өлкән яшьтәге героиняны – Фәнияне - Даныш авылыннан Рушания Гыймадиева уйнады. Актрисаның хезмәт биографиясендә ул сыер савучы булып эшләгән ферма да, кибет тә, мәктәп тә бар. Безнең районда халык музыкасын яратучылар аны искиткеч гармунчы буларак та беләләр – Рушания бик оста итеп хромкада уйный, моңа «Балкыш» фестиваленең Буада узган зона этабында тамашачылар да, жюри да инанды.

Барысын да булдыралар
Ә менә Хөршидә Заһидуллина спектакльдә беренче тапкыр катнашты. Шуңа да карамастан, Маһи әби ролен шактый ышандырырлык итеп башкарды. Хөршидә ханым Олы Салтыкта туган һәм гомере буе туган авылында яши. Мәктәпне тәмамлауга, 17 яшендә фермада сыер савучы булып эшли башлаган.
Даныш авылы клубы мөдире Роза Гыймадиева бу юлы драматик рольдә уйнады, гадәттә аңа күбрәк комедияле һәм экстравагант образлар эләгә иде, ул аларны да бик оста башкара.
Кырыгынчы елларда коточкыч салкында окоплар казыган һәм шунда яңа туган улын югалткан Шәидә әби образы Роза Гыймадиева башкаруында күзгә яшьләр килерлек һәм күңелне нечкәртерлек булды. Бу төрле жанрда уйный торган һәм иҗади сәләтле актриса заманында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен уңышлы тәмамлаган һәм менә 28 ел инде авылда мәдәниятне үстерә.
Иҗат фикердәшләрне берләштерә
Менә сәхнәгә инвалид коляскасындагы Хәсән ролендә Айрат Кадыров чыкты. Айрат Рәфкать улы балалар йортында үскән һәм әнисен табу өметен югалтмаган сугыш чоры баласының газапларын һәм шул ук вакытта ныклыгын ышандырырлык итеп күрсәтте.
Айрат Кадыйров Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган һәм 30 елдан артык драматург Туфан Миңнуллинның туган авылында мәдәният өлкәсендә эшли, мәдәният учреждениесен җитәкли, танылган якташыбызның иҗади мирасын саклый һәм үстерә.
Хәсәннең кызы Галияне Гөлүсә Зыятдинова уйнады, Олы Салтыкта аның әнисе яши, ә Гөлүсә үзе һәрвакыт Кама Тамагыннан репетицияләргә кайтып йөргән. Ул иҗат коллективының спектакльләрендә беренче тапкыр гына катнашмый. Барысына да өлгерә: үзмәшгуль булып, заказ буенча бизәнү әйберләре дә ясый, кызын дә тәрбияли, спектакльләрдә уйнап, авылдашларына ярдәм итәргә дә вакыт таба.

Ә Лилия Заһидуллина - Олы Салтык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм мөдирнең уң кулы – һәрвакыттагыча спектакльне оештыруда бик актив катнаша. Шулай ук ул авылга чираттагы тикшерү белән килгән җитәкче Дания ролен дә башкарды. Шулай итеп, «Нур» театр коллективы чын фикердәшләрне, талантлы актерлар гына түгел, режиссер да, декоратор да, хәтта үз сценаристы да булган театр сөючеләрне берләштерә. Һәм, әлбәттә, театрда суфлерсыз да булмый. Бу мөһим миссияне инде ничә елдан бирле Гәүһәрия Заһидуллина башкара. Күп еллар дәвамында ул Олы Салтыкта китапханә мөдире булып эшли һәм, күргәнебезчә, сүз белән дә, эш белән дә авылдашларына ярдәм итә…
Сәхнәдәге вакыйганың залда үз герое табылган
Артистлар сынатмадылар, Мәйсәрә Гомәрова куйган бурычны бик әйбәт үтәделәр, ә күзләренә яшьләр килгән рәхмәтле тамашачылар, аягүрә басып, иҗади сәләтле якташларын алкышладылар.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Нуриева сәләтле якташларына рәхмәт белдерде һәм авылда мәдәният үсешендә актив катнашкан мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, ә Даныш авылыннан Линар Дәүләтшин артистларга багышлап шигырь укыды.
Һәм, һичшиксез, спектакльне иҗат итүчеләр өчен иң зур шатлык – алар сәхнәдә уйлап чыгарылган тарихны түгел, чынбарлыкта булган вакыйгаларны күрсәттеләр, бу юлы да шулай булгды.
- Жюрига күрсәтер алдыннан, без гадәттә спектакльне башта җирлекнең бер авылында куябыз, - дип уртаклашты газетабыз белән Айрат Кадыйров. – Быел беренче тамашачылар Олы Мәрәтхуҗа халкы булды. Пәрдә төшкәч, безнең янга бу авылда яшәүче Исфат Вәлиев килде, аның күзләрендә яшь иде. Ул да, минем героем Хәсән кебек үк, сугыш чоры баласы, аның әтисе хәбәрсез югалган, һәм ул чорның сәхнәдә күрсәтелгән барлык авырлыкларын ул чынбарлыкта кичергән.…
Күргәнебезчә, якташыбыз язган һәм сәхнәдә куелган вакыйганың залда үз герое табылган, һәм бу бик кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев